20 август 2013 яңалыклары
-
20 август 2013 - 08:54Туп бер капкага да кермәде«Рубин», Россия премьер-лигасы кысаларында, Мәскәүгә барып, башкаланың «Спартак» командасы белән очрашты. Уен барышында «Рубин» командасы уенчылары күпчелекне тәшкил итсә дә, ул 0:0 исәбе белән тәмамланды.
-
20 август 2013 - 08:52Стартны җәяүләп башладык, җилдереп куып тоттыкРоссия җыелма командасы җиңел атлетика буенча Мәскәүдә узган Дөнья чемпионатында гомум медальләр саны буенча (17) беренчелекне яулады. Алга чыгарга аңа совет заманыннан калган Америка Кушма Штатларын куып тоту һәм узып китү омтылышы ярдәм итте. Шулай итеп, атлетика буенча кабат иң биек ноктага үрмәләр өчен безнекеләргә 30 ел дәвамында 14 чемпионатта...
-
20 август 2013 - 08:51«Әни, ышанасыңмы, Президентны күрдем!»Ачык һавадагы кояш «мунчасы» да туктатып кала алмый аларны, кичен, колак янында гына безелдәп, ачуны китереп очкан черкиләр дә куркытмый. Көне буе җырлап-биеп йөрсәләр дә, тавышлары да бетми, аяклары да хәлдән таймый. Ярты төнгә кадәр йокламасалар да, иртән «эп-эсвижий» килеш аланда тезелгән булалар. Хәер, кайда һәм кемнәр арасында икәнеңне аңлагач,...
-
20 август 2013 - 08:49«Моннан соң мин мәчет карты»Илһам Миндубаев - күпләргә мәгълүм шәхес. Аны туганнары, якыннары, авылдаш-чордашлары, яшәү, эшләү урыннарындагы күрше-танышлары гына түгел, ә матбугат битләрендәге шигырь һәм хикәяләрен яратып укучылары, ул оештырып җитәкләгән җыр-бию түгәрәкләрендәге хезмәттәшләре, Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары яхшы беләләр. Юбилей елында Илһамның тормышында булган бер вакыйгага тукталып үтәсем килә. Быел чын мөселманча киенеп,...
-
20 август 2013 - 08:48Яшьләр булмагач, клуб нигә?«Мәдәният учаклары пыскып утыра» дигән язманы укыгач («Шәһри Казан», 9 август, Роберт Исхаков язмасы), кайтаваз төсендә шушы язмамны язарга булдым.
-
20 август 2013 - 08:43Тормыш упкыныннан чыкканнар бар«Элеккеге наркоманнар булмый» дигән шигарь халык күңеленә шактый нык кереп урнашкан. Кайчакта ул безне әлеге авыруга дучар булучыларга, аларның проблемаларына күз йомарга да мәҗбүр итә. Ләкин тормыш күрсәткәнчә, арада, әлеге катлаулы юлны узып, үткәннәр белән араны өзүчеләр дә юк түгел. Өстәвенә «икенче тапкыр туганнар» үзләре кебек тормыш упкынына төшкәннәрне тартып...
-
20 август 2013 - 08:42Бер дә әче түгел!Туйлар бик күп төрле була: хезмәт туе, сабан туе, исем кушу туе, никах туе... Соңгысы, һәркемгә мәгълүм булганча, өйләнешү уңаеннан үткәрелә. Гадәттә, мондый туйларны элек-электән, кыр эшләре тәмамлангач, көз айларында - муллык чорында уздыра торган булганнар. Мөселманнар исә Рамазан аенда никахлашмаганнар.
-
20 август 2013 - 08:40Җитмеш һөнәрле РобертМәктәптә әйбәт кенә эшләп торганда Роберт Гайнетдинов эшсез калды. Юк, булдыксыз укытучы булудан түгел, оптимальләштерү аркасында. Илледән артык бала укып йөргән Нурлат районының Яңа Әмзә мәктәбен таркаттылар. Башлангычта укытырга нибары ике укытучы калды.
-
20 август 2013 - 08:38Эш беренче сентябрьдән соң да качмыйМәктәптә укыганда сентябрьнең беренче көннәрендә үк «Мин җәйне ничек үткәрдем?» дигән темага инша яздыралар иде. Яздырмасалар - сөйләтәләр. Балалар, укучылар һәм студентлардан тыш, бу сорауга җавап бирергә тиешле тагын бер төркем бар - җитәкчеләр. Тиздән аларның да өч ай эчендә башкарган эшләре буенча хисап тотар көннәре җитә. Хәер, эш нәтиҗәләренә...
-
20 август 2013 - 08:37Укытучыга мөмкинлекләр бармы?Әле кичә генә укучы партасы артында утырган кешегә бүген үз җаваплылыгына бер сыйныф баланы алып, аларга белем бирә башлау авырмы? Бу киртәне үтәр өчен нинди мөмкинлекләр каралган соң? Дәүләтебез, Аллага шөкер, үз-үзенә бу сорауны инде күптән биргән һәм, аңа җавап буларак, менә дигән яңа проект әзерләгән иде. Бу - барыгызга...
-
20 август 2013 - 08:34Энгель ФӘТТАХОВ: «Кәгазьгә түгел, мәктәпнең йөзенә караячакбыз»Яңадан белем бирү йортларына дәшеп, кыңгырау шалтырарга да санаулы көннәр генә калып бара. Уку елының быелгысы нинди булыр? Нинди үзенчәлек-яңалыклар көтә безне? Шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирү нисбәтеннән, игътибарыгызга Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
-
20 август 2013 - 08:32Кайда тормоз, кайда газ – барысына син белеп бас!Дөресен генә әйткәндә, машина йөртергә өйрәнү уемда да юк иде. Бервакыт кырда руль артына утырып караганнан соң, автомобильле леди буласы килү теләге җилгә очкан иде инде. Тик әти сүзенә каршы килә алмыйм: укыйсың булгач, укыйсың!
-
20 август 2013 - 08:28Румынның нәфесе зурданРумыния тирә-күрше дәүләтләрдә үз халкын «барлаган» кебек үк, аның үзенә карата Венгрия шундый ук сәясәт алып барырга хокуклы. Венгрия вице-премьеры Жолт Шемьен сүзләренчә, Румыниядәге Трансильваниядә венгрлар җәмгыятенә булышу, аларга һәрдаим ярдәм итү - нормаль күренеш. «Азчылыкның хокуклары - кеше хокуклары, ә автономия таләп итү - экстремизм түгел һәм моны венгрлар...
-
20 август 2013 - 08:26Иртыш елгасында «Булгария» фаҗигасе кабатланганШимбә көнне Омск янында Иртыш елгасында көймә белән баржа бәрелешкән. Һәлакәткә очраган судно капитанының канында алкоголь булуы ачыкланган.
-
20 август 2013 - 08:23Нефтьчеләр осталыкта көч сынаштыУзган атнада нефтьчеләр һөнәри осталыкта көч сынаштылар. Яхшылардан яхшыларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган бу конкурс 40 елдан артык үткәрелә һәм нефть табышы өлкәсендә эшче белгечлеге дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Беренчесе 1970 елда «Әлмәтнефть» НГДУсында уздырылган булса, 1975 елдан аерым белгечлекләр буенча нефть-газ чыгару идарәләре (НГДУлар) арасында үткәрелә башлый. Ә...