Шәһри Казан
16+

5 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 5 сентябрь 2013 - 12:35
    Полиция хезмәткәре мылтыктан ут ачкан
    Бу хәл август ахырында була. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» бүлегенә телефоннан шалтыратучы, бер исерек ир-атның автомобиле белән агачка килеп бәрелгәч, машинасыннан чыгып, мылтыктан һавага уңлы-суллы ата башлавын хәбәр итә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә килеп җиткән полиция хезмәткәрләре җене кузгалган ир-атны тоткарлый....
    698
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:33
    «Кол Шәриф» – финалда
    1 сентябрь көнне «Россия 10» бәйгесенең соңгы өченче этабына старт бирелде. Финалга чыгучылар арасында безнең «Кол Шәриф» мәчете дә бар. Бәйгедә катнашкан 80 объект арасында ул, 1 595 872 тавыш җыеп, 9 нчы урынны яулады.
    679
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:28
    7 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
    Агросәнәгать паркы территориясе быел Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда төп мәйдан булачак.
    703
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:26
    Төзесәң – гомерлек булсын
    Шәһәрләр зур тизлек белән үсеш ала, аның борынгы тарихи өлешендә яңа зәвыксыз биналар сафка баса, ә менә шәһәр мирасы әкренләп юкка чыга.
    664
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:19
    АКШ БМО белән дә санлашмый
    Инде ике атна буе бөтен дөнья халкының кызыксынулы карашлары Сүрия дәүләте тарафына юнәлтелгән. Тыннарыбызны кысып, әлеге гарәп иленең территориясендә Американың бомбалары белән ракеталары кайчан шартлый башлар икән дип күзәтәбез. Җинаятьче як ачыкланмаган һәм кулында төпле дәлилләре булмаган көенчә үк, үзенең хәрби йөзгечләрен Сүриянең ярларына юллаган АКШ әле һаман да тәгаенли...
    663
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:16
    Ел да кабатлансачы
    Сабан туе мәйданы гөрли: күпертелгән батутларда сикергән балаларның чыр-чуыннан, моңлы гармун тавышыннан, дәртле көйләрдән тирә-юнь яңгырап тора. Август аенда нинди Сабантуй инде дисезме? Соңгы арада аеруча активлашып киткән норлатлылар бу юлы авыл көне уздырырга булганнар икән. Норлатка 800 ел тулу уңаеннан авыл җирле үзидарәсе, мәдәният йорты белән берлектә, бәйрәм оештырган.
    752
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:10
    Ишелеп уңа торган иде...
    «Мин бәрәңгене күп ашамыйм. Әмма ишле, ир-атлы гаиләләрнең өстәлләрендәге төп ризык шул ит белән бәрәңге бит инде», - ди бер хезмәттәшем. Дөрес әйтә. Ит белән бәрәңге булганда яшәргә була ул.
    1690
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:07
    Сыер асрап кына ерак китеп булмый
    Олы Мәтәскә авылында яшәүче Камалиевлар гаиләсе инде күптән эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авылда кибет тоталар, арадашчылык белән шөгыльләнәләр. Алар күктән бәхет иңгәнен көтеп ятарга күнекмәгән, үз тормышларын җайлар өчен төрле шөгыльләр табып кына торалар. Бүген авылны сыер асрап яки печән үстереп кенә яшәтеп булмый. Гөлназ һәм Мөнәвир Камалиевлар гаиләсе өйләре янәшәсендә...
    656
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:04
    Җиргә баш исәң, гөмбәсез калмассың»
    Көннәр көзгә авышты. Көзнең килүен мәктәпкә ашыгучы балалар, агачлардагы сары яфраклар гына түгел, базарда күпләп сатылган гөмбәләр дә хәбәр итә. Яңгырлар сезоны, шулай итеп, гөмбә сезонына старт бирә. Гөмбәнең быел азмы-күпме икәнлеген, бәясе ничегрәк булуын, нинди гөмбәләр сатылганын белү өчен мин дә базарга киттем.
    717
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 12:00
    Әле елый, әле көлә...
    Җәй белән көз тартышкангамы, һава торышының бу көннәрдә кәефе китеп тора бит әле. Яңа гына көлеп торган кояш әллә ни арада гына болыт артына керә дә кача... Бәрәңгеләр аласы бар иде лә! 5, 6, 7 сентябрьләргә бирелгән һава торышы фаразларына караганда, урманга гөмбәгә йөрү хәерлерәк булмагае әле. Гисметео сайтында яшенле...
    664
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:55
    Җиңү хакы бик югары
    6 сентябрь көнне Казан беренче тапкыр футбол буенча Россия җыелма командасы матчын кабул итәчәк.
    570
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:50
    Машинаң гына булсын – угры табылыр
    Хәлимнең ишегалдында торган машинасының сигнализациясе төнге шәһәр тынлыгын бозып, яшелле-зәңгәрле тавышы белән үкерә башлады. Инде җиденче төшен күреп яткан Хәлим, дүрт тәгәрмәчле дустының ярдәмгә чакырганын ишетүгә, ятагыннан сикереп торды да тәрәзә янына ашыкты. Әмма машина янында беркем дә юк иде.
    956
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:47
    «Әни ягыннан бабам татар»
    Дөньяда үзенең баритон тавышы белән танылган Россиянең халык артисты, Россия дәүләт бүләге иясе Дмитрий Хворостовскийны Республика көнендә Казан тамашачысы да күрә алды.
    649
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:42
    Ихласлыгы белән үзенә тартып тора
    Аның ярты гасыр буе башкарган эшләре санап бетерерлек түгел. Казан дәүләт мәдәният университеты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Дунаева - дан-дәрәҗәләргә фәкать үз тырышлыгы белән ирешкән кеше.
    666
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:37
    «Яулык япкач йомшардым»
    Үзең шөгыльләнәсе спорт төрен кибеттә күлмәк сайлаган кебек сайларга кирәк, диләр. Ягъни ул синең төсең-битеңә генә түгел, ә холык-фигылеңә дә туры килергә тиеш булып чыга. Әйтик, билбау көрәше белән шөгыльләнүче Байлар Сабасы кызы Алинәне якыннан белүчеләр арасында аны «зәвыксызлыкта» гаепләргә берәүнең дә башына килмәячәк, чөнки бар да аның рухына туры...
    837
    0
    0
Реклама