1 ноябрь 2013 яңалыклары
-
1 ноябрь 2013 - 11:17Ике телне дә яхшы белЯхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Димәк, киләчәккә нигез гаиләдә салына. Ә балалар - гаиләнең нигезе. Шуның өчен дә мин, татар теленә өйрәтүче тәрбияче буларак, әти-әниләр белән кулга-кул тотынып, балаларны искиткеч гүзәл, бай татар телебездә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтәм.
-
1 ноябрь 2013 - 11:15Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт алдымБыел җәйне күргән күк тә булмадык, Универсиада белән мәш килеп үтте дә китте. Тәмле нәрсә тиз беткән кебек, рәхәт тә бик тиз уза бит ул. Шуңа, җәйне озынайтырга теләп, көз җиткәндә җылы якка - Абхазиягә китеп бардык. Кара диңгезнең иң чиста, җылы, тыныч урыны булган Пицундада ял иттек. Гагра һәм...
-
1 ноябрь 2013 - 11:14Дөнья тоткасы хатын-кыз кулындаТуфан абый Миңнуллинның шундый гыйбарәсе бар бит: «Иң матур хатын-кыз - бала җитәкләгән хатын-кыз». Тик менә дөньяга тормыш бүләк иткән әлеге матурлык ияләре өчен бик күп йөк өелә тора. Без эштә дә, өйдә дә, бала тәрбиясендә дә өлгерергә, шул ук вакытта һәрдаим матур, зәвыклы булып кала да белергә тиеш.
-
1 ноябрь 2013 - 11:09Хезмәтләре – алтын хәзинә«Таныш моңнар» дип аталган әдәби-музыкаль клуб белән танышлыгыбыз ул оешкан көннән башлап инде. Анда йөрүче апа-абыйлар исә - газетабызның тугры дуслары. Пенсия яшендәге гап-гади кешеләр йөри торган клуб 29 нчы китапханә базасында оешкан дисәк тә буладыр. Биредә даими рәвештә галимнәр, композиторларга, гомумән, иҗат кешеләренә багышланган кичәләр оештырылып тора.
-
1 ноябрь 2013 - 11:07«Аз керемлеләргә булышырбыз...»Бүгенгә, балалар бакчасына түләү арту белән килешеп, социаль яклау бүлекләренә дүрт меңнән күбрәк гаилә өстәмә компенсация алу өчен гариза калдырган. Татарстанда 190000 бала бакчага йөри дип исәпләсәк, әлегә закон белән килешүчеләр саны алай зур түгел.
-
1 ноябрь 2013 - 11:05Бал гына димә...Умарта кортлары бал гына түгел, тагын бик күп продуктлар да бирә. Әйтик, бал икмәген (аны икенче төрле чыршын дип тә атыйлар, русчасы - перга). Тиз бозыла торган продукт буларак, аны кортлар башлары белән кәрәз күзәнәгенә тыгызлап тутыралар да, өстенә бал агызып, балавыз белән пичәтләп куялар. Шуңа да бал икмәге микробларга...
-
1 ноябрь 2013 - 11:04Афәрин, Чулпан!Татарстанда туган танылган актриса һәм җәмәгать эшлеклесе Чулпан Хаматова Россиянең халык артисты исеменә лаек булган. Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Кремльнең Екатерина залында Россиянең танылган гражданнарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чулпан Хаматованы котлаганда ул: «Без барыбыз да Сезне искиткеч актриса буларак кына түгел, ә каты авырган балаларга йөрәк кушуы буенча бик...
-
1 ноябрь 2013 - 11:01Гамил Нур Президенттан үрнәк алырга чакырдыБай, уңышлы булырга теләүчеләр өчен шәһәр диварлары, интернет игъланнар белән тулы. Кешеләр ансат кына, башкаларга акыл сатып, аларны үз файдаларына эшләтергә хыяллана.
-
1 ноябрь 2013 - 10:59Министр улы 47 миллион сум ришвәт алуда шикләнеләТатарстан прокуратурасы ТР юстиция министры Мидхәт Курмановның улы «Леруа Мерлен» фирмасыннан 47 миллион сум ришвәт алган дип шикләнә.
-
1 ноябрь 2013 - 10:58Виталий Мутко үзенең премиясен инвалидларга бирдеРоссиянең спорт министры Виталий Мутко «Казанның мактаулы гражданины» исеменә кушып бирелгән премиясен инвалидларның «Крылья барса» баскетбол клубына тапшырып игелекле гамәл кылды.
-
1 ноябрь 2013 - 10:56Коррупция белән яшьләр дә көрәшәТатарстандагы иҗтимагый оешмалар ришвәтчелеккә каршы нинди генә юллар белән көрәшми. ВУЗларда җитәкче вә укытучыларны җыеп комиссияләр төзү дисеңме, яшьләр тарафыннан бу тематиканы кузгалтып очрашулар, форумнар үткәрү, ришвәтчелеккә каршылыкны пропагандалаучы төрле акцияләр уздыру дисеңме... Тик ришвәтчелек кенә социаль күренеш буларак, җәмгыятебездән китәргә ашыкмый.
-
1 ноябрь 2013 - 10:55Ике чабата бер кием... түгелБезнең дәү әти оныклары белән Мавзолейлы уйнарга ярата: ул ятып тора, оныклар, тавыш-тын чыгармыйча гына, аны сакларга тиеш. Баштагы ике-өч минутта оныклар тавыш-тын чыгармыйча басып торырга мөмкин, әмма аннан соң «Ленин»га тынгылык бетә.
-
1 ноябрь 2013 - 08:51Алар үчләшми«В контакте» социаль төркеменә кайчан гына кермә, иң беренче булып ачылган яңалыкларда һаман да бер нәрсәне әйләндерәләр. Имештер, зодиак билгеләренең ничек үчләшүен беләсегез килсә, «Правда жизни» төркеменә язылыгыз.
-
1 ноябрь 2013 - 08:43Аиданың кроссоверы сокландыраНәкъ шушы стильгә өстенлек бирә Аида. Дөрес, аның кроссовер стилендәге музыкага биһуш китүен коллегалары бик аңларга да теләми. Әмма Аида әлеге жанр опера җырлавын популярлаштыру өчен бик файдалы дигән фикердә.
-
1 ноябрь 2013 - 08:40Яулыкка төренеп тик йөриләр, дисәк...«Яулык япты дигәч тә, бу хәзер бөтенләй дөрес кызга әйләнер инде, дип уйлый күрмәгез. Моңарчы нинди булсам, шундый ук калачакмын», - күптән түгел яулыклы мөслимәләр рәтен тулыландырган бер танышым шулай дип белдерде әле. Мондый хәбәр алучы бер мин генә түгел икән, танышым байтак кешене кисәтеп чыккан.