Эх, сез матур кызлар...

"Әгәр дә гөнаһлар исле булса, минем янда берәү дә утыра алмас иде". Әлеге сүзләрне үз чорының күренекле дин галиме Мөхәммәд бине Васиа (р.г.) әйтеп калдырган.
Гыйбрәтле фикер бит, мөхтәрәм җәмәгать. Хәзерге заманда яшәүчеләр бер-берсенә янына килә алыр идеме икән? Шуңадыр, ахрысы, күп нәрсәләрне читтән генә күзәтергә яратабыз, бигрәк тә урамнарны тутырып йөрүче ярымшәрә кыз-хатыннарыбызны. Нинди генә кыяфәткә кермиләр алар бүген - изү ачык, итәк ярык, хис болыннарында кайсы авыл айгырлары тышаулангандыр, бер үзләренә мәгълүм. Сәвитләр иле таркалганчы салалардан калага әле рәтлерәк булып киләләр иде, демократия дигән нәрсәләре анысын да тигезләде. Ни кызыгын табалардыр җәйге челләдә тарттырылган, сыдырылган, төссез, зәвыксыз ыштан киеп йөрүләрдән. Безнең заманнарда андый кыяфәткә бәрәңге сабагыннан эт эчәгесен аралаганда гына керәләр иде.
Табигать шулай яратылган, һәрбер ялтыраган, кыйммәтле әйберне кулга алып хозурлану өчен шактый күп көч сарыф ителергә тиеш, алтын-бриллиантлар, энҗе-мәрҗәннәр, берсе дә аяк астында аунап ятмыйлар, шуңа да яшерегез, кызлар, Аллаһы Тәгалә әманәт итеп биргән иң зур байлыгыгызны - тәнегезне, намусыгызны, дәрәҗәгезне, кичекмәстән яшерегез, чөнки моннан 1400 ел элек сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) җиде кат күккә ашып оҗмах һәм тәмуг тормышы белән танышып төшәргә насыйп булды, һәм дә аның безгә әйтеп калдырган сүзләреннән тәмугта хатын-кызларның күпчелек тәшкил итүе мәгълүм.
Сәбәбе бик гади, гаурәтләрне капламыйча, ирләренә буйсынмаулары. Һәрхәлдә, нәфис затлар, тулаем сезне генә гаеплисем килми, бүгенге татар ир-егетенең булдыксызлыгы, битарафлыгы җанны әрнетә.
Хәдистә әйтелгәнчә, "Имам өммәсе өчен, ир - гаиләсенә, хатын-кызлар балаларга җаваплы". Тоясызмы, дуслар, беребез дә читтә кала алмыйбыз, бигрәк тә ирләрнең исенә төшерү зарур, изге Коръәнебез безгә күбрәк хокуклар бирә, вазифаларыбыз да хатыннарныкыннан олырак. "Аллаһ кешеләрне бер-берләреннән өстен куйганы сәбәпле, чыгымнары күп булганга, ирләр хатыннарның җитәкчесе һәм саклаучысы, туйдыручы-киендерүчесе. Шуңа күрә, иманлы хатыннар әдәпле. Алар Аллаһ сакларга кушкан серне (гыйффәтлелек вә намусларын) саклаучылар".
Бүгенге көндә Грозный урамнарында яулыксыз хатын-кыз юк, һич югында башларына матур итеп ябылган косынка. Чечен халкы, зур авырлыклар кичереп, әкрен генә иман юлына кайта, һәм инде берәр буыннан соң саны, намусы ягыннан алар бездән күпкә алда булачак, чөнки иманлы хатын-кызлар гына чын милләтпәрвәр булырдай инсафлы балалар тудыра ала. Кавказ егете кызын яулыклы итте, татар егете Восстание урамына чыгарып бастырды, Көньяк трассага илтте. Бер илдә, бер хокукый киңлекләрдә яшибез, дингә кайтып, иманыбызны яңартып чын ирләрчә яши башларга бөтен мөмкинлекләр бар, әмма һаман шул бернәрсә, эт - эткә, эт койрыкка, барчабызга да җавап бирергә туры киләчәк. Бүгенге халәтебезгә Ак йортлар гына сәбәпче түгел, ә күңелебезнең каралыгы, калебебезнең керләнүе гаепле, күңел бакчаларыбыздагы чүпне үзебезгә утарга кирәк, көферлек сазлыгына кереп баткан халыкларны Аллаһы Тәгалә аралап тормаган, барчасын бергә юк иткән.
Бөтенесе чагыштырганда күренә, кызлар, җаен туры китереп, Казанның Тукай, Париж Коммунасы урамнарын бер әйләнсәгез иде. Үзем дә еш булам ул тирәләрдә, монда бүген мөселман тормышы кайный, мәчетләр, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, дини сәүдә үзәкләре, хәләл кафелар һәм дә иң шатландырганы - урам тулы мөслимәләр.
"Яшьлегемә кире кайтыр идем" диләрме әле, шәхсән үзем бүгенге көнемне бернигә дә алыштырмас идем, ул заманнарда тамак туклыгыннан зарланмасак та, бүгенгедәй ирек, хозурлыктан без мәхрүм идек. Казан урамнарында күргән матурлыкны Төркиядә дә, гарәп илләрендә дә таба алмадым, исләр китәрлек гүзәл алар безнең яулыклы татар кызларыбыз, сокланып карыйм да үзләренә, сөбханалла, дим эчемнән. Шул мәлләрдә җиңелчә генә баш әйләнүен тоям, йөрәк тибешем әкренәя, кан йөрешләрен сизәм, ә күңелем инде күптән болытларда, уй-фикерләрем галәм киңлекләрен иңли, Карпат тауларын урыйм, Канарлардан әйләнәм, янәшәмдә Кабан күле, ә мин Каспий диңгезендә коенам. Шундый рәхәт, ләззәт, шикләндерә башлый бер мәл, өеңә кайтасыңны онытма, җитте сиңа карт җүләр, дим, әкрен генә янәшәмдәге ашханәгә кереп, берәр чокыр кәһва эчеп, тынычланып, хис-тойгыларымны күңел киштәләренең иң түренә урнаштырып, җайлап кына алга таба юл алам...
"Хатын-кыз биш вакыт намазын башкарып, рамазан аенда ураза тотса, зина кылмый, иренә күндәм булып яшәсә, оҗмахка үзе теләгән ишектән керү хокукын алачак". Сезгә дә теләкләрем, матур кызлар, ак атларга атланганнарны эзләмәгез, ия атының теше булмас яисә тоягы җәрәхәтләнгән булыр, озак тарта алмас андый мал, сайлагыз чын иман белән сугарылганнарын, Аллаһы Тәгалә каршында бурычларын үтәп, гаиләсе алдындагы җаваплылыкны тоя белгәннәрен, ә андыйларга инде, чәчләрне яулыклар астына яшереп, итәкләрне озайтып, уен-көлкене киметеп, төнге клубларны онытып, Аллаһ вә Сөбханә вә Тәгаләгә ялварып кына ирешеп була.
Аллаһ бөтенесен белә, бөтенесен күрә һәм барысы өчен дә сораячак!
Фото news.rambler.ru сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 ноябрь 2022 - 19:29Без имениБер генэ нэрсэне языйм эле, сез монда чечнядагы тэртипне язгансыз мин килешэм андагы дин, тэртип бездэгедэн аерылып тора, эййе анда хаыкнын конкурешедэ бездэгедэн бик купкэ югары. Бездэ тормышны хатын кыз алып бара, ат кебек эшли, бала устерэ, тормышта анын остендэ, э ирлэр ялкау.
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.14700
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.15501
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...139203
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.39700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...297107
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.319117
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.35701
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.54800
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.64200
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.99801
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.178502
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.241553
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!169304
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 06:41Без имениШулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит..."Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...
-
27 март 2023 - 08:28Без имениМенэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 10:58Без имениМенә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:38Без имениИкегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:45Без имениСоткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷♀️"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.43203
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.188001
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.635901
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су басканКазанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.15601
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.14700
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.68201
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.157700
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.238301
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.212103
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика