4 март 2015 яңалыклары
-
4 март 2015 - 15:46Рөстәм Миңнеханов: “Парклар һәм скверлар халык йөрерлек булсын”Казанда 25 ләп парк зонасын төзекләндерергә җыеналар. Казан Ратушасында исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка башкалабыздагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева әйтүенчә, Казанда ремонт таләп итә торган эре паркларның берсе - «Крылья Советов» ял итү урыны. Шулай ук эре транспорт чишелеше, торак йортлар янында...
-
4 март 2015 - 13:38Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз ветераннарга медальләр тапшырдыТатарстан Республикасы Дәүләт Советына гадәттәгечә депутатлар түгел, ә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадачылар чакырулы иде. Күптән инде чәчләрен чал каплаган ханымнар, ак яулыкларын башлап бәйләгән ак әбиләрне тантаналы чарага - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена чыгарылган медальләрне тапшырыга җыйдылар. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, сугыш...
-
4 март 2015 - 13:26Бүген халыкны даруларга бәя үсү мәсьәләсе борчыйТатарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, паникага бирелер җирлек юк, ди. - Тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлеге бар. Аларга бәяләр артмады, арткан очракта да, күпкә түгел. Дәүләт әлеге препаратларга бәяне контрольдә тота, бәяләр куелган чиктән чыкмаячак. Кризиска каршы чаралар кысаларында, эшче төркем булдырылды. Әлеге төркем бәяләрнең арту-артмавын тикшереп...
-
4 март 2015 - 13:20Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырды.
-
4 март 2015 - 12:55Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшинга истәлекле медаль тапшырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы»ның истәлекле медален тапшырды. Республика бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе утырышы кысаларында үтте. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Салих Сәйдашев исемендәге 17нче номерлы балалар музыка...
-
4 март 2015 - 10:50Казанда яңа авиарейс ачыла4 марттан "Казан" халыкара аэропортында Казан - Иркутс яңа рейсы ачыла. Әлеге авиарейс Чиләбе һәм Новосибирск аэропортларында тукталыш ясаячак. Очышларны даими рәвештә "Ангара" авиакомпаниясе оештыра. Ан-148 самолеты әлеге маршрут буенча 12:40 сәгатьтә чәршәмбе һәм җомга көннәрендә оча.
-
4 март 2015 - 10:20Сырганак мае чәчне үстерәХатын-кызлар чәчләрен тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирә. Күпләр төрле косметик майлар да куллана. Кайсы май нинди чәчкә туры килгәнен белеп тору комачау итмәс. Җитен мае коры чәчне дымландыра, баш тиресен тукландыра. Чәчләре коела торган кешеләр өчен дә файдасы бар. Көнбагыш мае шулай ук коры чәчләр өчен бара. Бу майны бигрәк...
-
4 март 2015 - 10:04Бакчачылар яшелчә үсентеләрен чүпрә белән тукландыраКүп кенә бакчачылар химик препаратлар урынына органик ашламалар куллану ягында.
-
4 март 2015 - 08:20Казан шәһәре Думасының 41нче сессиясе башландыШәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының 41нче сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Депутатлар 2014 ел өчен шәһәр Мэрының, Казан шәһре Думасының, Башкарма комитетның һәм Контроль-хисап палатасының эшчәнлекләре турындагы хисапларын тыңлаячак. Шулай ук сессиядә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре җиткереләчәк. Сессиянең көн тәртибенә 18 сорау кертелгән.
-
4 март 2015 - 08:19Альберт Нәфигыйн Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләндеБүгеннән Татарстан Президентының ярдәмчесе вазыйфаларын Альберт Нәфигыйн башкарачак. Аны Президент ярдәмчесе итеп билгеләү турындагы карарны Рөстәм Миңнеханов бүген, 4 мартта, имзалады. Элеккеге Президент ярдәмчесе Айрат Хәйруллин Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр Альберт Нәфигыйн Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанс һәм дәүләт милке...
-
4 март 2015 - 07:27Бүген Казанда юл-транспорт вакыйгалары 02 телефоны аша кабул ителәБүген 4нче март көнне техник сәбәпләр аркасында Казанның ЮХИДИ телефоннары шалтыратулар кабул итә алмый. Юл-транспорт вакыйгалары турында 02 телефоны аша шалтыратып хәбәр итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итә ведомствоның матбугат хезмәте.
-
4 март 2015 - 07:12Җырчы Гүзәлия ире кебек кешене татар егетләре арасыннан тапмаганМин Мәскәүгә килгән көнне Гүзәлия Казанга китте. Юллар кисешмәде. Автор-башкаручы белән инде аның поезды Казаннан Мәскәүгә китәргә санаулы минутлар кала гына очраштык. - Гүзәлия, Казанда нишләп йөрдегез? - "Мәйдан" каналының съемкаларында катнаштым. Илназ Сафиуллин уздырган дискотекада чыгыш ясадым. Хәзер менә клип төшерергә әзерләнеп йөрим. Клипта ирем дә катнашачак. Шуңа күрә...
-
4 март 2015 - 07:07Ландыш Нигъмәтҗанова өченче тапкыр әни булдыЭстраданың танылган җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова 28 февраль көнне кабат әни булды.
-
4 март 2015 - 06:35Әтнә районыннан хуҗалык җитәкчесе авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә шигырь укыдыИгенчеләрнең язгы имтихан тотарларына санаулы көннәр калып бара. Язгы кыр эшләре акча булганны да, ашлама кайтканны да көтми, һәр минуты кадерле бу көннәрнең.