16+

Автоинспекция бинасы

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасы заманында Казанның Киров районында 1 Май урамында урнашкан иде. Исем-атамасы да ул вакытларда Дәүләт автомобиль инспекциясе (ДАИ, ә русча кыскартылмасы ГАИ) дип йөртелде. Гәрчә бина берничә катлы булса да, бүлмәләр, имтихан бирү һәм дәүләт теркәү билгесе алу заллары кысан иде. 2005 елның...

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасы заманында Казанның Киров районында 1 Май урамында урнашкан иде. Исем-атамасы да ул вакытларда Дәүләт автомобиль инспекциясе (ДАИ, ә русча кыскартылмасы ГАИ) дип йөртелде. Гәрчә бина берничә катлы булса да, бүлмәләр, имтихан бирү һәм дәүләт теркәү билгесе алу заллары кысан иде.
2005 елның маенда ЮХИДИ коллективы Оренбург трактында яңа бинага күченде. Төзелешне республиканың «ТАИФ СТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарып чыкты. Биредә хезмәткәрләр һәм гражданнар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Татарстанга визит ясаган Россия төбәкләре, шулай ук Германия, Австрия, Израиль, Польша, Кытай, Казахстан автоинспекторлары республиканың ЮХИДИ бинасын, ак көнләшү белән, «архитектура сәнгате әсәре» дип бәяләгәннәр.
ДАИ-ЮХИДИ музее республика автоинспекциясе тарихын чагылдырып кына калмыйча, актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) халыкара бәйгеләрдә дә җиңү яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading