Казанның иске аэропорты территориясендә яңа биналар һәм торак йортлар сафка баса. Заманында гөрләп торган аэропортны Патрис Лумумба ур., 47а адресындагы административ бина гына хәтерләтә.
Патрис Лумумба урамы белән Камалиев проспекты киселешендә «Казан XXI нче гасыр» торак комплексы калкып чыкты. Ул - үзе бер матур шәһәрчек. Җәүдәт Фәйзи урамы белән Көньяк...
Казанның иске аэропорты территориясендә яңа биналар һәм торак йортлар сафка баса. Заманында гөрләп торган аэропортны Патрис Лумумба ур., 47а адресындагы административ бина гына хәтерләтә.
Патрис Лумумба урамы белән Камалиев проспекты киселешендә «Казан XXI нче гасыр» торак комплексы калкып чыкты. Ул - үзе бер матур шәһәрчек. Җәүдәт Фәйзи урамы белән Көньяк трасса киселешендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе комплексы төзелә. Анысы да озакламыйча ишекләрен ачачак.
Бушап калган территориянең шактый мәйданын «Казан» халыкара ат спорты комплексы били. Аның янәшәсендә, ягъни Патрис Лумумба ур., 47 адресында 35 катлы бина күтәрелде. Дивар инде әзер. Төзелешнең ахыргы өлешләрен «Доминатс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара. «Казанның иң биек йорты бу», - диләр төзүчеләр, горурланып. «Доминатс» җәмгыяте вәкилләренең әйтүенчә, төзелешне быелның ахырына яки киләсе елның беренче кварталында тәмамлау ниятләнелә. Биредә фатирлар һәм офислар урнашачак.
Яшькелт-зәңгәр пыяла белән тышланган дивар ерактан караганда шарлавыкка, күк йөзенә охшый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар