16+

«Булган матурлыкны һәркем сакларга тиеш»

Территорияләрне яшелләндерү, төзекләндерүгә халыкны да җәлеп итү, ял итәр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткән иде.

«Булган матурлыкны һәркем сакларга тиеш»

Территорияләрне яшелләндерү, төзекләндерүгә халыкны да җәлеп итү, ял итәр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткән иде.

5-6 сентябрь көннәре исә әлеге проектның иң югары ноктасы булды. Бу көннәрдә Татарстанда илледән артык яңартылган парк һәм сквер ачылды. Ял көннәрендә узган әлеге Парклар фестивалендә барлыгы 50 меңнән артык кеше катнашты.

У зган шимбә, көн яңгыр­лы булуга карамастан, «Континент» паркы бәй­рәм башланганчы ук кеше белән тулы иде. Балалар белән аниматорлар төрле уеннар үткәрде, мастер-класслар оештырды. Парк­та урнаштырылган халык­лар дуслыгы глобусында теләгән һәркем үз кулының сурәтен калдыра алды. Шул ук көнне Җиңү паркында «Урам Бит» фестивале узды. Монда битбокс, рэп, хип-хоп буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Коеп яуган яңгыр аркасында, тамашаны тизләтергә туры килсә дә, халык таралышыр­га ашыкмады. Оештыручылар өләшкән полиэтилен плащларны киеп, Җиңү паркындагы вертолетларның канатларына сыенып тамашаны күзәтте. Рөстәм Миңнеханов үзе дә берничә паркны ачуда катнашты.

«Наратлык» - Химиклар мәдәният сарае янында урнашкан парк быелдан әнә шулай атап йөртеләчәк. «Наратлык» Казандагы иң зур паркларның берсе. Реконструкциядән соң монда заманча инфраструктура: балалар уеннары өчен мәйданчыклар, спорт белән шөгыльләнү урыннары, футбол һәм волейбол уйнау мөмкинлеге дә булдырылган. Киләчәктә паркта шигърият һәм тарихка багышланган тематик мәйданчыклар оештырырга ниятлиләр. Монда балаларны төрле түгәрәкләргә, өстәмә белем бирү үзәкләренә яздыртырга да мөмкин иде. Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта балалар мәйданчыгын карап чыкты. Бу «акыллы зона» балаларны химия белән таныштыру максатларында корылган: уен аттракционнары лаборатория приборлары, химик элементлар рәвешендә ясалган. Мәйданчыкта Менделеев таблицасы да бар. Паркны ачканда, кызыл лентаны бу юлы кисмәделәр, ә ваттылар. Яшь химиклар лентаны сыек азот белән бозга катырганнар иде. Рөстәм Миңнеханов «Таиф» компанияләр төркеменә, паркны реконструкцияләүдә ярдәм күрсәткәне өчен, рәхмәт белдерде.

- Бүген булдырылган һәр нәрсәне саклап тотсак иде. Парк берничә ел элек нинди ташландык хәлдә булганны барысы да хәтерли. Шуңа күрә һәрберебез бу матурлыкны сакларга тиеш, - диде Татарстан лидеры.
«Яшьлек». Әлеге сквер төзекләндергәннән соң ике өлешкә бүленгән: күргәзмә өлеше һәм чәчәкләр үсә торган зона. Биредә велосипедта йөрер өчен махсус юллар да бар. Скверда 7,5 меңләп куак һәм йөздән артык агач утыртылган. «Яшьлек» скверы Казанда заманча ландшафт архитектурасы алымнары белән төзелгән беренче ял итү урыны булачак.

Рөстәм Миңнеханов «Яшьлек» скверында заманча шәһәр скульптураларының фото күргәзмәсе белән танышты, яшьләр рок- төркеме концертын карады һәм Казан мэры Илсур Метшин белән бергә күчмә кафеда кофе эчте.

Лядской бакчасында түләүсез wi-fi да бар. Парклар һәм скверлар елы моның белән төгәлләнми. Ел азагында республикада иң матур парклы шә­һәрләрне, районнарны бил­геләячәкләр. Ә программа икенче елга да эшен дәвам итәчәк. Парклар белән бергә сусаклагычларны да төзекләндерәчәкләр.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading