16+

Черек күл яңара

Казандагы Черек күл паркы бу арада кырмыска оясын хәтерләтә. Биредә «Тайрон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең рус, татар, әзәрбайҗан һәм үзбәкләрне берләштергән интернациональ коллективы төзекләндерү эшләре белән мәшгуль. Проект Мәскәүнең «Ваухаус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять әзерләгән сызымнарга нигезләнелеп башкарыла.

Черек күл яңара

Казандагы Черек күл паркы бу арада кырмыска оясын хәтерләтә. Биредә «Тайрон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең рус, татар, әзәрбайҗан һәм үзбәкләрне берләштергән интернациональ коллективы төзекләндерү эшләре белән мәшгуль. Проект Мәскәүнең «Ваухаус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять әзерләгән сызымнарга нигезләнелеп башкарыла.

Ленин бакчасын да исәпкә алып, паркны төзекләндерүгә 450 миллион сум акча тотылачак, шуның 250 миллион сумы республика бюджетыннан күчерелгән. Черек күл тирәләрен патшабикә Екатерина II әле 1768 елда ук төзекләндерергә боерган булган. Архитектор В.И.Кавтырев сызымнары буенча, эш гамәлгә дә ашырылган. Шул чорлардагы чуен коймалар хәзер дә саклана. Парктагы «Гашыйклар аркасы» 1930 елларда гына барлыкка килгән.

Көянтә-арка капка тирәсендә әзәрбайҗаннар кайнаша.

- Капка нык, ә баскычлар ватылып беткән иде. Капканы измә белән тигезләп, агартабыз. Гранит ташлардан баскычлар ясадык, - ди бригадир Адиль Насибов.

Шул тирәдә генә үзбәк егетләре вак кирпечләрдән тротуар тезә. «Казан электр челтәре» предприятиесе эшчеләре чыбыклар суза.

Татарстан Президентының парклар һәм скверларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман төркемендәге белгеч Карина Кәлимуллина проект белән таныштырды. Черек күл парк комплексын яңарту ике этапта гамәлгә ашырылачак. Барлык эшләрне 2017 елның июненә тәмамлау ниятләнелә.

- Черек күл паркының тарихи йөзе саклана. Агачлар киселми, киресенчә, өстәмә декоратив агачлар һәм куаклар утыртылачак. Казанлыларга электән таныш булган агач корылмалар да нәкъ шул сыйфатында кабаттан матурлап, заманча технологияләр кулланып төзеләчәк. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус юллар булдырыла, - ди Карина Кәлимуллина.

Паркта урта бер җирдә чәчәк түтәлләре белән уратып алынган фонтан эшләячәк, аллеяларга эскәмияләр һәм перголалар урнаштырылачак. Пергола - агач матча-арка теземе рәвешендәге корылма. Алар биредәге кафеларга да терәтеп төзеләчәк. Паркта шулай ук ресторан, чәчәк кибете, амфитеатр, җәйге сәхнә, балалар уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, махсус түшәлмәле йөгерү юллары, прокат хезмәте булачак. Ленин бакчасы ягында да Казан федераль университетына күтәрелүче баскычта җәйге киносәхнә төзеләчәк.

- Черек күл паркының бер өлеше сентябрь аенда ук ачыла, - ди Карина Кәлимуллина. - Парктагы күл, әлбәттә, кала. Күлнең төбенә, су китмәсен өчен, гидрояпма җәелә. Черек күл паркында автопаркинг яки автомобильләр куеп тору урыны булмаячак. Парк янәшәсендә, тагын якындагы гына Батурин урамында саклаулы автомәйданчыклар бар бит инде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Узган ел 144 парк һәм сквер төзекләндерүгә алынды, шушы максатларга республика бюджетыннан бер миллиард сум акча бирелде. Быел - Сусаклагыч зоналар елы кысаларында да паркларны һәм скверларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading