Вахитов районының Горький урамындагы «Динамо» спорт комплексы казанлыларга яхшы мәгълүм. Монда спортның волейбол, авыр атлетика, чирәмдәге хоккей, стендка ату төрләре буенча эшчәнлек алып барыла. Түләүле нигездә йога, пилатес, степ-аэробика, шәрык биюләре тәкъдим ителә.
Биредә республиканың «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы урнашкан. Әлеге оешма физкультура һәм спортны пропагандалауга, үстерүгә өлеш кертә....
Вахитов районының Горький урамындагы «Динамо» спорт комплексы казанлыларга яхшы мәгълүм. Монда спортның волейбол, авыр атлетика, чирәмдәге хоккей, стендка ату төрләре буенча эшчәнлек алып барыла. Түләүле нигездә йога, пилатес, степ-аэробика, шәрык биюләре тәкъдим ителә.
Биредә республиканың «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы урнашкан. Әлеге оешма физкультура һәм спортны пропагандалауга, үстерүгә өлеш кертә. Россиядә «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешканга 90 ел тулды. Казан «Динамо»сы да 85 ел эшчәнлеге чорында танылган спорт осталары, чемпионнар биргән. Хатын-кызларның «Динамо-Казан» волейбол командасы Россия чемпионатларында җиңүләр яулый. «Динамо» комплексындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүче малайлар һәм кызлар да үзләрен зур спортта күрсәтү теләге белән яна.
Ел саен спартакиадалар үткәрү - «Динамо» җәмгыятенең тагын бер эшчәнлек юнәлеше. Республика шәһәрләре оешмалары командалары бәйгесендә «Динамо-МВД» бу сезонның чемпионы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар