16+

Гаилә бәйрәме берләштерде (+ФОТО)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Казан" Гаилә үзәге гөрләп торды. Һәр кешегә әлеге истәлекле көннең символы булган ромашка чәчәкләре тараттылар. Үзәк каршындагы мәйданда 25 елдан артык бергә гомер иткән, медицина, фән һәм мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә өлеш керткән Казан гаиләләре бүләкләнде, аларга, традицион рәвештә, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен"...

Гаилә бәйрәме берләштерде (+ФОТО)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Казан" Гаилә үзәге гөрләп торды. Һәр кешегә әлеге истәлекле көннең символы булган ромашка чәчәкләре тараттылар. Үзәк каршындагы мәйданда 25 елдан артык бергә гомер иткән, медицина, фән һәм мәгариф, спорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә өлеш керткән Казан гаиләләре бүләкләнде, аларга, традицион рәвештә, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен"...

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиевадан алынган мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта республикада аерылышучылар саны кимегән. Быел биш ай эчендә 6267 аерылышу акты теркәлгән. Бу, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 16 процентка азрак, дигән сүз. 8 июль көнне Татарстанда ЗАГСларда 74 пар язылышкан. "Казан" гаилә үзәгендә теркәлгән кайбер парлар бәйрәмне күзәтергә дә вакыт тапты.

Бәйрәмдә балалар өчен мини Сабантуй да оештырганнар иде. Укучыларыбыз яратып укый торган газета-журнал редакцияләре дә кунаклар өчен шактый бәйгеләр әзерләгән. Безнең "Шәһри Казан" редакциясе исә үзенең 25 еллык юбилее уңаеннан, кунакларны 25 метр озынлыктагы картина ясарга чакырды. Татарстан Рәссамнар берлеге хезмәткәрләре белән берлектә кунаклар милли орнаментлар, төрле бизәкләр тудырды. 25 савыт буяу, 25 пумала белән олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп иҗат итте. Редакциябезнең кунагы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш белән дә аралашыр өчен шактый озын чират җыелган иде. Нәҗип ага исә теләгән һәркемгә исемнәрен гарәп хәрефләре белән зәвыкълы итеп язып бирде. Шәмаил, тугъраларның мөһимлеге хакында сөйләде. "Шәхри Казан" газетасы укучыларыбыз өчен кызыклы бәйге дә оештырды. Газетабызның бер саныннан тиз арада "Ә синдә шайтан бармы?" дигән җөмләне табарга кирәк иде. Бәйге башланганчы ук газетаны укый башлаган шәфкать туташы Нурия Четрова җиңүче дип табылды.

- Татарча газеталар укыганым юк иде, хәзер "Шәһри Казан"га язылмыйча булмый инде, бик мәгънәле, кызыклы, тере газета икән, - диде Нурия ханым.
Аңа «Лукоз Саба» кәҗә фермасыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Газетабыз кунакларга әлеге оешма җитештергән продуктлардан авыз итеп карау мөмкинлеге дә бирде.

Сүз уңаеннан, Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне бәйрәменә җитда карап, киләчәктә бу датаны ял көне итәргә уйлыйлар. Дәүләт советы депутатлары әнә шундый тәкъдим әйткәннәр. "Бу көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә. Гаилә бәйрәмнәренә бәйле вакыйгаларга күбрәк игътибар бирергә һәм аларны саклап калырга кирәк», - дип белдергән депутатлар.

Шамил Абдюшев, Расиха Фәизова, Эльвира Мозаффар фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading