Урамның ахырындагы йортта Владимир Ульяновны укыткан француз теле укытучысы Пору яшәгән. Алар белән янәшәдә гамәли математика докторы Котельников торган. 1984-1994 елларда ул йортта күренекле галим, археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альфред Халиков яшәде.
Урамның 21а йорты янында элегрәк бакча булган. Генерал хатыны Корнеда Алексей Пешков бакчачы булып эшләгән. Янәшәдә атказанган медицина профессоры, хирург Высоцкий яшәгән. Казанда дифтерия авыруы белән көрәшне шул галим исеме белән бәйлиләр. Күпмедер вакыт бу йортта полиция бүлеге урнашкан булган. Алар якын-тирә урамнарда постларда кизү торганнар.
Горький урамы белән кисешкән урында Марко йорты урнашкан. Бу бинаны әле Набоков йорты дип тә атыйлар. Хәзер анда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры урнашкан. Шул йорт белән янәшәдә Александр-Чемесов дворян шәфкать йорты комплексы бар - бүгенге Казан театр училищесы бинасы.
Шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирыннан халык өзелми, төрле төбәкләрдән укытучылар үзләренең шәкертләрен төркем-төркем алып киләләр, бүләккә концерт та куялар.
Гоголь урамы бик үк озын булмаса да, анда һәрчак йөреп торалар, һәркем каядыр ашыга, бу урам үзенә тарта.
Комментарийлар