16+

Илсур Метшин: “729 йортта әлмәтлеләр "яши”

Казанда өч елда күп фатирлы 729 йортка капиталь ремонт үткәрелгән.

Илсур Метшин: “729 йортта әлмәтлеләр "яши”

Казанда өч елда күп фатирлы 729 йортка капиталь ремонт үткәрелгән.

– Әлеге 729 йортта 180 мең кеше яши, бу Әлмәттәгедән дә күбрәк. Шунысы куанычлы, программа дәвам итә. Якындагы өч еллык планда тагын 500дән артык йортны төзекләндерү күздә тотыла. Бездә программаны финанслау туктап калмаячак, дигән ышаныч бар, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Шәһәр башлыгы хәтергә төшергәнчә, бездә күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү әле федераль программа кабул ителгәнче үк башланды.
– Хәзер проблема 2007 елдагы кебек кискен түгел. Казанда бүген торак фондның хәле канәгатьләнерлек. Шәһәрдәге йортларның 66 проценты яңартылды, – диде Илсур Метшин. – Программа туктап кала алмый. Мәңгелек түбәләр һәм торбалар уйлап табылмаган, алар искерә, шул исәптән, яңа торак комплекслар да. Программаны дәвам итәчәкбез, шөкер, чишелеш юлы табылды, махсус фонд булдырылды.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин докладында әйтелгәнчә, Казанда быел күп фатирлы 160 йорт төзекләндерелә, шулардан 111 бина инде тапшырылган.

– Йортка капиталь ремонт ясау ике өлешкә бүленгән. Лифтларны, диварның тышкы ягын, түбәне, стоякларны, җылылык челтәрен, кайнар һәм салкын су челтәрен, канализацияне, подвалны, баскыч мәйданчыгындагы электр үткәргечләрне төзекләндерү төбәк операторы хисабына башкарыла. Радиаторлар, сөлге киптергечләр кую, керү юлын, подвалга төшү баскычын, янгынга каршы сак системасын ремонтлау республика бюджетыннан финанслана, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда 6 йортның тышкы һәм эчке газ үткәргеч торбалары алмаштырылган. Фатирларга газ исен тоемлый торган приборлар һәм газ килүне шунда ук туктата торган автомат клапаннар урнаштырылган.

 – Су җылыткыч газ колонкалары белән җиһазландырылган йортларда газ үткәргечләрне камилләштерү сорала. Казанда шундый 1894 йорт исәпләнә. Шулардан 157 йортта газ үткәргечләрне камилләштерү эшләре 2023-2025 еллардагы планга кертелде, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Лобачевский урамы, 12/32 адресындагы мәдәни мирас һәйкәле саналган йортка да капиталь ремонт уздырылган.
Йортларга капремонт, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында, ишегалларын да төзекләндерү белән алып барыла. Быел төзекләндерү үткәрелгән 16 йортның ишегалды да яңартылган. 

Искәндәр Гыйниятуллин искәрткәнчә, капиталь ремонт актлары 1 декабрьгә тапшырып бетерелергә тиеш.
Бу җәһәттән, мэр Илсур Метшин капиталь ремонт үткәрелгән йортларны кабул итүгә җаваплы карарга, йортларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алырга чакырды. “Бәяне безгә йортларда яшәүчеләр бирә”, – диде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading