2010 елның 30 декабрендә Казан елъязмасына тарихи вакыйга теркәлде - метрополитенның җиденче станциясе булып «Кәҗә бистәсе» («Козья слобода») сафка басты.
Станция 2006 елда төзелә башлады. «Кремль» - «Кәҗә бистәсе» станцияләре арасындагы тоннельләр төзелеше 2009 елда тәмамланды. Тоннельләр җир өслегеннән - 32 метр, ә Казансу елгасы төбеннән 9 метрга кадәр астан...
2010 елның 30 декабрендә Казан елъязмасына тарихи вакыйга теркәлде - метрополитенның җиденче станциясе булып «Кәҗә бистәсе» («Козья слобода») сафка басты.
Станция 2006 елда төзелә башлады. «Кремль» - «Кәҗә бистәсе» станцияләре арасындагы тоннельләр төзелеше 2009 елда тәмамланды. Тоннельләр җир өслегеннән - 32 метр, ә Казансу елгасы төбеннән 9 метрга кадәр астан уза. «Кремль» - «Кәҗә бистәсе» станцияләрен тоташтырган тоннельләрнең озынлыгы 2 мең 242 метр. А.М.Мостафин проекты буенча төзелгән станция хай-тек стилендә кирамограниттан эшләнгән. Җир астындагы ике вестибюльне платформа белән эскалаторлар тоташтыра, яктырткычлар түшәм эченә көйләнелгән.
Башта бу станциягә «Ленин», «Яшьләр үзәге» атамалары тәкъдим ителгән иде. Казанда инде Ленин районы да һәм «Яшьләр үзәге» дә юк. Ахыр чиктә соңгы вариант итеп «Кәҗә бистәсе» сайланды. «Кәҗә бистәсе» станциясе ачылгач, пассажирлар агымы көненә 45 меңнән 105 меңгә артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар