Кама Тамагыннан тәмле тәгамнәр: Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Казанда 15 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә шимбә көннәрендә үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда 15 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә шимбә көннәрендә үткәрелә.
Яңа Савин районының Академик Лаврентьев урамындагы 10нчы йорт янәшәсендәге вакытлы базар мәйданчыгында ярминкә оештырылмый иде. Авыл хезмәтчәннәренә һәм агропредприятиеләргә шимбә ярминкәләре өчен Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән җирдәге мәйдан бирелде.
Ун елдан артык вакыт узганнан соң Академик Лаврентьев урамын янә җыр-музыка биләп алды. Бактың исә, Кама Тамагы районы биредә ярминкәләр традициясен яңартып җибәргән икән.
- Мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт программасы әзерләде. Безнең төбәктә талантлар күп, - ди Кама Тамагы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәбибуллова.
Кама Тамагы хезмәтчәннәре моңа кадәр башкаланың Киров районындагы мәйданчыкта сату иткән.
- Яңа Савин районындагы Лаврентьев урамына күчендек. Ит, сөт, бәрәңге һәм яшелчәләр алып киләбез. Кама Тамагында 241 кеше умартачылык белән шөгыльләнә, бал да мулдан. Агрохуҗалыклар, фермерлар ярминкәләрдә бик теләп катнаша. Язгы ярминкәгә ике атнага бер мәртәбә әле 8 мәртәбә киләчәкбез, - диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфар Вәлиев.
Район авыллары җирле үзидарәләре шәхси хуҗалыклар җитештергән яшелчә һәм яшелчә продукциясен тәкъдим итә.
- Терлекләр асрыйбыз. Сыерлар янында күбрәк хатыным Ләйсән белән аның әнисе Сөембикә Җиһангирова кайнаша. Казанлыларга яңа савылган сөт алып килдек, - диде Балчыклы авылы җирле үзидарәсе рәисе Радик Сәгъдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең икенче өлеше)
-
#Кыскача яңалыклар
Дөнья чемпионатының машинасы өчен ике Татарстан көрәшчесе дә көрәшәчәк
-
#Язмалар
Мотоцикл җене кагылган Илназ: «Ярышларда катнашу үз-үзем белән көрәш»
-
#Җәмгыять
Йорт төзегәндә экономияләп буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә
Комментарийлар