16+

Казан урамнарын җыештырырга 280 берәмлек техника һәм 451 юл эшчесе чыккан

Казан мэриясе сайты хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 14 мең тонна кар чыгарылган. 13 февраль көнне Казан урамнарын кардан чистарту өчен 451 юл эшчесе һәм 280 берәмлек махсус техника, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 69 үзбушаткыч, 50 фронталь төягеч, 21 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан.

Бондаренко, Девятаев, Ершов, Зорге, Коротченко, Копылов, Кремль, Коләхмәтов, Максимов, Карл Маркс, Мариуполь, Миль, Сәетгалиев, Павлюхин, Фрунзе, Сибгат Хәким, Чехов, Щапов урамнары участокларыннан, Ибраһимов, Җиңү, Универсиада һәм Ямашев проспектларыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка урам участокларыннан кар чыгарылган.

Узган тәүлектә урамнардан 14 мең 95 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан бирле – 788 мең 838 тонна кар түгелгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юлларда тәүлеккә 30 тонна реагент һәм 84 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында урнаштырылган район администрацияләренең телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.

Фото: https://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading