16+

Казанда яр буйларына химик агулау үткәреләчәк

Урман бетләренең иркен тормышы бетә.

Казанда яр буйларына химик агулау үткәреләчәк

Урман бетләренең иркен тормышы бетә.

Татарстан башкаласында кар эреп беткәннән соң химик дезенсекция һәм дератизация планлаштырылган.

– Белгечләр шәһәр паркларын, скверларны, Кабан күле, Казансу һәм Идел елгалары яр буйларын эшкәртәчәк, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Артур Мөхәмәтшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров химик эшкәртү эшләренең нәтиҗәлелеген искәртте.

– Язгы якта шәһәрне җыештыру әһәмиятле: чүп-чарны бетерү генә түгел, территорияләрне һәм җәмәгатьчелек мөхитләрен кимерүчеләргә каршы эшкәртү дә кирәк, – диде Рөстәм Гафаров.

Казанда җәмәгатьчелек мохитләрен, яр буйларын кимерүчеләргә һәм урман бетләренә каршы эшкәртү өчен 15 миллион сум бүлеп бирелгән. Кулланылачак химик матдәләр сертификатлы.

Корткычларга каршы химик эшкәртүләр паркларда һәм скверларда, “Аккош күле” урманында, Горки-Әмәт урманында, “Имәнлек” паркында, Кабан күле, Казансу һәм Идел елгалары яр буйларында оештырыла. 

– Планда шулай ук бистәләр тирәләрен, зиратларны, кунакханәләр тирәләрен эшкәртү дә каралган, – диде Артур Мөхәмәтшин.
Ләкин, моның өчен өстәмә рәвештә 16,7 миллион сум кирәк булачак.

Кышның озакка сузылуы һәм кар катламының калын булуы корткычларның үрчүенә уңай шартлар тудырган. Татарстанда узган ел гемморогик бизгәк авыруы (ГЛПС) 9 процентка, ә урман бете кадалудан медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләр 6 процентка арткан.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading