16+

Казанны су басмасын, дисәң...

Казанда мартның җылы килүе аркасында, кар эреп бетте, диярлек. Ә бу исә су басуларга китерде...

Казанны су басмасын, дисәң...

Казанда мартның җылы килүе аркасында, кар эреп бетте, диярлек. Ә бу исә су басуларга китерде...

 Киров һәм Мәскәү районнары хакмияте башлыгы Сергей Миронов үзенең instagram битендә мондый "сезонлы бәла-каза" белән көрәшнең ничек баруын күрсәтте.

Фотода галәмәт зур күлләвекләр күренә, аларны насос белән суыртырга туры килә. Сергей Миронов, кайбер участокларда яңгыр канализациясе булмау сәбәпле, су җыела, дип аңлатты. Мисал итеп ул Юдино бистәсен һәм Воровский урамын китерде. Бу проблеманы хәл итү өчен, аның сүзләренчә, зур финанс кертемнәре кирәк. 

Аннары Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы язгы ташу белән көрәштә ярдәм итсеннәр өчен казанлыларга мөрәҗәгать итте. Моның өчен шәһәр халкына проблемалы урыннар турында кайнар линия телефонына (557-76-10) хәбәр итәргә кирәк. Сергей Миронов коммуналь хезмәткәрләре урынга чыгачак һәм проблеманы хәл итәчәк, дип вәгъдә итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading