16+

Казаныбызны елмайтырга кирәк

Быел башкала урамнарын чәчәкләр белән бизәү өчен 58 миллион сум акча тотылачак. Җәйгә Казаныбыз гөл-чәчәкләргә күмеләчәк. Ә сез шәһәребезне ничек матурлар идегез? Аны иң матур шәһәр итәр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип ­уйлыйсыз?

Казаныбызны елмайтырга кирәк

Быел башкала урамнарын чәчәкләр белән бизәү өчен 58 миллион сум акча тотылачак. Җәйгә Казаныбыз гөл-чәчәкләргә күмеләчәк. Ә сез шәһәребезне ничек матурлар идегез? Аны иң матур шәһәр итәр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип ­уйлыйсыз?

Рәшит Шамкай, юмор остасы:
- Узган елны Мамадыш белән Чаллыда булырга туры килде. Андагы гүзәллеккә тел шартлатып йөргәнемне хәтерлим. Чәчәкләрдән төрле җәнлекләр сыннары эшләгәннәр. Бездә бар ул фил белән тавис кошы, әмма алар гына җитеп бетми, күбрәк эшләргә кирәк. Шәһәрнең кайсы почмагын яшелләндерергә кирәклеген гади шәһәр халкыннан да сорашсыннар иде. Бу эшкә мәктәп балалары да җәлеп ителсен. Аларның фикерләре дә кызык була бит. Бизәү эшләрен исә рәссамнарга тапшырсыннар. Чәчәк утырту бер нәрсә, аларны кадерләп тә торырга кирәк бит әле. Менә монысы безнең авырткан урыныбыз. Вандаллардан сакларга кирәк ул матурлыкны. Монысы өчен барыбыз да җавап­лы булырга тиешбез.

Рәшидә Сәйфетдинова:
- Без дә бар да гүзәл, бар да ямьле. Узган елны гына искә төшерик, шәһәребезне ничек матурлаганнар иде. Урамнарда йөрү үзе күңелле иде. Казан матур булсын өчен анда яшәүчеләрнең кәефе дә яхшы булырга тиеш. Янәшәңнән берәрсе елмаеп узса, синең дә күңел күтәрелә бит. Казан гына түгел, казанлылар да матур икән дисеннәр.

Алия Шакирова:
- Паркларда төрле скульптуралар җитми. Аларның ниндидер бөек шәхескә куелганы гына түгел, гади, шул ук вакытта юмор белән эшләнгән сыннар да кирәк. Фонтаннар күп булу да комачауламый. Аларны шәһәр үзәгендә генә түгел, үзәктән ераграк булган җирләргә дә куярга кирәк. Көн дә ял итәргә шәһәр үзәгенә барып булмый бит.

Фото: sntat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading