Башкаланың Эсперанто урамында түбәсенә «М» хәрефе беркетелгән биек йорт ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Бу - «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе дирекциясе.
Бинага реконструкция үткәрелеп кенә калмыйча, Санкт-Петербург урамында матур сквер да төзелде. Аны Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган мемориал ачып җибәрә. Советлар Союзы Герое Иван Кабушкин 1932-1937 елларда йөрткән трамвай...
Башкаланың Эсперанто урамында түбәсенә «М» хәрефе беркетелгән биек йорт ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Бу - «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе дирекциясе.
Бинага реконструкция үткәрелеп кенә калмыйча, Санкт-Петербург урамында матур сквер да төзелде. Аны Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган мемориал ачып җибәрә. Советлар Союзы Герое Иван Кабушкин 1932-1937 елларда йөрткән трамвай бүген инде һәйкәл ролен үти.
Казанда 1875 елда атлы трамвай хәрәкәтенә нигез салынган. Скверда заманында атлар тартып йөргән чал техниканы да хозур кылырга мөмкин. Дан аллеясы гүя борынгы заман белән киләчәкне тоташтыра, чөнки аллея «Сукно бистәсе» метро станциясенә илтә. Биредәге тимердән ясалган «Мәхәббәт агачы» да танылу алды. Аңа башта «Метроэлектротранс» предприятиесендә эшләүче яшь парлар гына исемле йозак элә иде, хәзер исә, казанлылар да мәхәббәтләрен шул «агачка» терки. Гаилә, йозакны берәр җиргә гомерлеккә бикләп, ачкычларын Кабан күленә ташласа, тормышлары мул, мәхәббәтләре нык була, имеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар