16+

Метрополитен

Метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңьеллыгы бәйрәменә багышлап ачылды.

Метрополитен

Метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңьеллыгы бәйрәменә багышлап ачылды.

1979 елда Казанда миллионынчы кеше туа. Бу метро төзү идеясенә этәргеч бирә, чөнки элеккеге СССРда миллионлы шәһәрләрдә генә метро төзергә рөхсәт бирелгән булган. Россиянең элеккеге Президенты Борис Ельцин Казанда метро төзү турындагы карарга 1996 елда имза куя. Төзелеш 1997 елның 27 августында башлана. Метрополитенның беренче чираты 7,1 километрдан гыйбарәт иде. Анда «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Таулар», «Җиңү проспекты» станцияләре эшли. 2010 елның 30 декабрендә «Кәҗә бистәсе» станциясе ачылгач, метрополитенның озынлыгы инде 11 километрга якын араны тәшкил итә. «Кремль» - «Кәҗә бистәсе» станцияләрен тоташтыручы тоннельләр Казансу төбеннән 9 метр җир астыннан уза. Станцияләрнең һәммәсе дә гаҗәеп матур.
«Русич» поездларының метрополитенның бер башыннан икенчесенә бару вакыты 16 минут, интервал - 6-8 минут.
Казанда 2013 елда узачак Универсиадага «Декабристлар», «Мәскәү» һәм «Завод» (шартлы атамалар) станцияләре дә сафка басачак.
Җир асты «шәһәре» - метрополитен казанлыларның һәм башкала кунакларының яраткан транспортына әверелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading