16+

Мәгърифәт сарае

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты - Россия Федерациясендәге иң өлкән югары уку йортларының берсе. Ул, 2011 елдан башлап, Казан Идел буе федераль университетының бер өлеше. 1876 елның 24 октябрендә император Александр II Указы буенча Казанда, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче булып, Укытучылар институтына нигез салынган. 1929-1931 елларда ул Көнчыгыш-педагогика институты атамасын...

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты - Россия Федерациясендәге иң өлкән югары уку йортларының берсе. Ул, 2011 елдан башлап, Казан Идел буе федераль университетының бер өлеше. 1876 елның 24 октябрендә император Александр II Указы буенча Казанда, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче булып, Укытучылар институтына нигез салынган. 1929-1931 елларда ул Көнчыгыш-педагогика институты атамасын йөрткән. Шушы институтның милли бүлекчәләре җирлегендә, Чабаксар, Йошкар-Ола һәм Ижевск шәһәрләрендә пединститутлар ачылган. 1934 елдан ул Казан дәүләт педагогика институты. 1994 елда уку йорты университет статусы алды. 2005 елда КДПУ базасында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештырылды.
Казанның мәгърифәт сарае үзенең 125 ел эшләү чорында Идел буе, Урал һәм Себер мәктәпләре өчен меңнәрчә укытучылар әзерләгән. ТДГПУда татар һәм рус филологиясе, педагогика һәм хокук, психология, чит телләр, көнчыгыш телләр, география, математика, физика, физик культура һәм музыка факультетлары эшли. Биредә 13 илдән килгән студентлар да белем ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading