Вахитов районының Мәскәү урамындагы «Москва» спорт комплексы 2010 елның 5 маенда сафка басты. Комплекс Россия Федерациясенең ул вакыттагы Хөкүмәт Рәисе Владимир Путин катнашында ачылуы белән дә истәлекле. Комплекс Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәзер ул КФУ составында) карамагына тапшырылды. Аның гомум мәйданы 5148 квадрат метрны тәшкил итә. Бирегә зур спорт һәм...
Вахитов районының Мәскәү урамындагы «Москва» спорт комплексы 2010 елның 5 маенда сафка басты. Комплекс Россия Федерациясенең ул вакыттагы Хөкүмәт Рәисе Владимир Путин катнашында ачылуы белән дә истәлекле. Комплекс Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәзер ул КФУ составында) карамагына тапшырылды. Аның гомум мәйданы 5148 квадрат метрны тәшкил итә. Бирегә зур спорт һәм күнегүләр заллары, шулай ук тхэквандо, волейбол, нәфис гимнастика, авыр атлетика, көрәш һәм аэробика заллары урнашкан. Спортның башка төрләреннән дә түгәрәкләр эшли. Универсиада көннәрендә волейбол командалары монда күнегүләр үткәрәчәк.
«Москва» комплексында «Юность» (волейбол), «Спектр» (тхэквандо), «Грация» (нәфис гимнастика) балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Зур спорт залы берьюлы 3 волейбол командасы уенын сыйдыра ала. Тамашачылар өчен трибуналар ясалган. Буфет һәм медицина пункты эшли.
«Москва» комплексында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр спорт белән шөгыльләнсен, каршылыкларсыз хәрәкәтләнсен өчен, уңай шартлар тудырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар