16+

София Гобәйдуллина Йорты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 31 маендагы карары нигезендә, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оештырылды. Әлеге үзәк Тельман урамындагы 29 нчы йортта ачылды. Бирегә Гобәйдуллиннар гаиләсенең музей бүлмәләре дә урнашкан.

1931 елда туган София (Сания) Әсгать кызы 1932-1953 елларда Тельман урамындагы шушы йортта яшәгән. Заманча музыка үзәге, «Европа-Азия», «MUS-Transit», «XXI гасырда классик гитара» халыкара фестивальләре кысаларында, концертлар һәм очрашулар үткәрә. Үзәк (музей) эшчәнлегенең төп юнәлеше - «София Гобәйдуллинаның музыка дөньясы» проекты аша якташыбызның иҗатын пропагандалау.
С.Гобәйдуллинаның 80 яшьлегенә Тельман урамындагы заманча музыка үзәге, Казан мэриясе башлангычы белән, тамырдан яңарыш кичерде. Йорт җентекләп төзекләндерелде, монда төсле музыка музее да барлыкка китерелде. Мәшһүр композитор нәкъ менә төсле музыка жанрында иҗат итә. Беренче көннәреннән башлап, бу үзәктә София Гобәйдуллина дуслары клубы эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading