«Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы Казанда үзенең абруйлы урынын яулады. Узган ел ул, Идарәчеләр һәм дивелоперлар гильдиясе фаразлары буенча, Россиянең иң яхшы 100 сәүдә үзәкләре исемлегенә кертелде. Шулай ук, эшкуарлык өлкәсендәге эшчәнлеге өчен халыкара премиягә, «GWEA» халыкара танылу дипломына да лаек булды. Күпкырлы эшчәнлекле «Тандем» - Идел буе төбәкләрендә Европа дәрәҗәсендәге...
«Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы Казанда үзенең абруйлы урынын яулады. Узган ел ул, Идарәчеләр һәм дивелоперлар гильдиясе фаразлары буенча, Россиянең иң яхшы 100 сәүдә үзәкләре исемлегенә кертелде. Шулай ук, эшкуарлык өлкәсендәге эшчәнлеге өчен халыкара премиягә, «GWEA» халыкара танылу дипломына да лаек булды. Күпкырлы эшчәнлекле «Тандем» - Идел буе төбәкләрендә Европа дәрәҗәсендәге иң зур сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсе. Ул - «Россиянең иң яхшы 1000 предприятиесе һәм оешмасы-2008 ел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе дә. Комплекста көн саен 24-30 мең кеше, ә ел дәвамында уртача 9-10 миллион сатып алучы була. Биредә йөздән артык кибет, кафе һәм рестораннар, күңел ачу үзәге, кинотеатр, шулай ук гаиләлеләр өчен күңел ачу үзәге хезмәт күрсәтә, 1300 автомобильгә исәпләнгән транспорт кую мәйданы бар.
«Тандем» нәни казанлылар арасында «Мисс» һәм «Мистер Fun City» иҗат конкурслары, өлкәнрәкләр катнашында «Иҗат шатлыгы» кул эшләре осталары фестивальләре үткәрә.
2002 елда оешкан «Тандем» инвестиция-төзелеш компаниясенең Казандагы «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы иң уңышлы проект дип танылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар