Казанның эчке өлешендә бизнес-үзәк төзү турында әле 1996 елда ук уйланылган булган. Н.Ершов урамында шундый максаттагы төзелеш башкарылачак җир кишәрлегендә мөселман һәм христиан конфессияләре вәкилләре дога кылган. Бина тылсымлы рун тамгасы рәвешендә проектланган һәм төзелгән. Авторлар проект мәгънәсенә яңарышның искелекне җиңә баруы фәлсәфәсен салырга тырышкан. 2000 нче елларда, шәһәр үзәгендә...
Казанның эчке өлешендә бизнес-үзәк төзү турында әле 1996 елда ук уйланылган булган. Н.Ершов урамында шундый максаттагы төзелеш башкарылачак җир кишәрлегендә мөселман һәм христиан конфессияләре вәкилләре дога кылган. Бина тылсымлы рун тамгасы рәвешендә проектланган һәм төзелгән. Авторлар проект мәгънәсенә яңарышның искелекне җиңә баруы фәлсәфәсен салырга тырышкан. 2000 нче елларда, шәһәр үзәгендә офисларга кытлык кичерелгән чорда әлеге бинада исемнәре киң танылу алган банклар һәм агентлыклар эшләде.
Бизнес-үзәк 9 каттан тора һәм 6956 квадрат метр мәйданны били. Янкормалар һәм төп бина катлары, кискен тукталыш ясап, «пирамида» рәвешендә күтәрелә. Диварлар төрле төсләрдәге (ак төс өстенлек итә) һәм зурлыктагы табигый ташлар белән тышланган. Ачык өлешләр белән проектланган катлар бина эчендә бербөтен якты мохит тудыра.
Әмма яңалыкны, камиллекне үзмаксат итеп куйган бизнес-үзәкнең гамәлдә булмаган «Татария» сүзен исем нәүбәтендә йөртүе, түбәгә фәкать Россия байрагын гына урнаштыруы һич тә аңлашылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар