16+

Технопарк

Татарстан Республикасы 2009 елның октябрендә Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы төзелешен тәмамлады.

Технопарк

Татарстан Республикасы 2009 елның октябрендә Казанда югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы төзелешен тәмамлады.

Ул - Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге компанияләрне үстерү белән шөгыльләнә башлаган тәүге «IT-парк». Комплекс РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру» дәүләт программасы кысаларында сафка бастырылды. Бина заманча техник инфраструктурага нигезләнелеп, интеллектуаль корылма сыйфатында проектланган. Бу, үз чиратында Татарстанда, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре үсешенә колачлы бизнес-платформа тудыра.
«IT-парк» Казанның эшлекле үзәгендә - Санкт-Петербург урамында урнашкан. Заманча дизайн, сервис хезмәте һәм телекоммуникация хезмәте күрсәтүләренең киң тупланмасы комплексның нәтиҗәле эшчәнлегенә мөмкинлекләр бирә. «IT-парк» 32 мең квадрат метр мәйданны били, 5 катлы эшлекле үзәкне һәм икешәр катлы янәшә биналарны да үз эченә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading