Универсиадага әзерлек кысаларында, Авиатөзелеш районындагы Олег Кошевой урамында ике спорт корылмасы сафка бастырылды. Боз мәйданчыклы һәм күнегүләр заллары белән йөзү бассейны да булган комплекслар икесе дә «Триумф» атамасын йөртә.
Боз мәйданчыгы ел әйләнәсе эшли. Биредә «Авиатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей һәм фигуралы шуу юнәлешендәге төркеме дә шөгыльләнә. Тимераякта шуарга яратучы...
Универсиадага әзерлек кысаларында, Авиатөзелеш районындагы Олег Кошевой урамында ике спорт корылмасы сафка бастырылды. Боз мәйданчыклы һәм күнегүләр заллары белән йөзү бассейны да булган комплекслар икесе дә «Триумф» атамасын йөртә.
Боз мәйданчыгы ел әйләнәсе эшли. Биредә «Авиатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей һәм фигуралы шуу юнәлешендәге төркеме дә шөгыльләнә. Тимераякта шуарга яратучы казанлылар да боз мәйданчыгыннан теләп файдалана. Универсаль спорт комплексына исә зур һәм кече бассейннар, фитнес, аэробика һәм күнегүләр заллары урнашкан. Зур бассейн 25 метр озынлыкта һәм суы 1,85 метр тирәнлектә. 5х10 метр үлчәмендәге, 80 сантиметр тирәнлектәге кече бассейнда 2,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге сабыйларга йөзү күнекмәләре өйрәтелә. Бассейнда сәламәтләндерү йөзүләре, аква-аэробика, йөзәргә өйрәтү, ана һәм бала, авырлы хатыннар өчен аква-аэробика, массакүләм йөзү хезмәтләре күрсәтелә. Уен залы волейбол, баскетбол, мини-футбол һәм өстәл теннисы өчен җайлаштырылган. Универсаль спорт комплексы үзенә «Зенит», «Дельта», «Мотор» һәм «Смена» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен сыендырган. «Триумф»та күп балалы, шулай ук аз керемле гаиләләргә ташламалар каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар