Тукай музее 1903 елда ук төзелгән. Бинага төзекләндерү кирәк. Шундый дәрәҗәле урынга кайчан ремонт ясалыр икән?
Айрат Сафиуллин, Казан.
Чынлап та, музей төзекләндерүгә мохтаҗ. Быел көз көне бинаның нигезен, стеналарын ныгытырга җыеналар, шулай ук түбәсен, тышкы фасадын рәткә китерергә телиләр. Музейдагы идәннәрне алыштыру, ишегалдын төзекләндерү дә планга кергән. Ремонт эшләреннән тыш, музей экспозициясендә дә үзгәрешләр булачак. Бер залны балалар өчен кызыклы итеп бизәячәкләр: ул Тукай әкиятләре геройларыннан торачак. Төп зал шагыйрьнең балачагына, биографиясенә багышланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар