Ферма-2 микрорайонында төзелгән «Тулпар» 2009 елның декабрендә сафка басты. Әлеге спорт комплексы Казан дәүләт аграр университеты карамагына тапшырылды. Күпкырлы эшчәнлек юнәлешле комплексның гомуми мәйданы 6196 квадрат метр. 2010 елның 18 августында янәшәсендәге футбол стадионын ачу тантанасында - FIFA комиссиясе дә катнашты.
Биредә, студентлардан тыш, «Приволжский» (баскетбол), «Приволжанка» (нәфис гимнастика), «Динамо-Энергия»...
Ферма-2 микрорайонында төзелгән «Тулпар» 2009 елның декабрендә сафка басты. Әлеге спорт комплексы Казан дәүләт аграр университеты карамагына тапшырылды. Күпкырлы эшчәнлек юнәлешле комплексның гомуми мәйданы 6196 квадрат метр. 2010 елның 18 августында янәшәсендәге футбол стадионын ачу тантанасында - FIFA комиссиясе дә катнашты.
Биредә, студентлардан тыш, «Приволжский» (баскетбол), «Приволжанка» (нәфис гимнастика), «Динамо-Энергия» (регби), «Спектр» (регби) һәм «Приволжанин» (футбол) балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Комплекска 3 күнегүләр залы, 4 киенү-чишенү бүлмәсе, 1300 тамашачы өчен трибуна бар. Җиһазланыш халыкара дәрәҗәдә. Тәҗрибәле тренерлар спортның баскетбол, волейбол, регби, бадминтон, самбо, дзюдо, ирекле көрәш, сәламәтләндерү гимнастикасы, җиңел атлетика һәм көнчыгыш көрәш алымнарыннан күнекмәләр бирә.
Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы вакытында «Тулпар»да волейбол һәм регби буенча беренчел ярышлар үткәрү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар