16+

Тыштагы "буран" түгел, өйдәгесе куркыныч

Казан хакимиятенең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яңа ел бәйрәме көннәрендә шәһәр хезмәтләренең эшчәнлегенә йомгак-күзәтү ясалды. Шәһәр Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, Казанда узган елның 31 декабреннән быелның 9 гыйнварына кадәрге арада 22 янгын очрагы теркәлгән.

Тыштагы "буран" түгел, өйдәгесе куркыныч

Казан хакимиятенең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яңа ел бәйрәме көннәрендә шәһәр хезмәтләренең эшчәнлегенә йомгак-күзәтү ясалды. Шәһәр Башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, Казанда узган елның 31 декабреннән быелның 9 гыйнварына кадәрге арада 22 янгын очрагы теркәлгән.

Янгыннар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 51 процентка азрак булган. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән режимда эшләгән. 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр 5 880 шалтырату кабул ителгән.

Янгынга каршы үзгә режим таләпләренә туры китереп, Казанда 4 урында пиротехник әйберләрне аттыру мәйданчыгы оештырылган. Әлеге урыннарда коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр дежур торган. Мәскәү районындагы Коләхмәтов урамында рөхсәтсез урында пиротехника аттырганда бер кешенең кулы пешкән.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы рөхсәтсез урыннарда кулланганы өчен кешеләргә – 31, ә пиротехника әйберләрен рөхсәтсез сату иткәне өчен 9 кешегә беркетмә тутырылган. Раштуа төнендә Казанда бер янгын да булмаган. Гомумән, башкалада Яңа ел бәйрәмнәрендә гадәттән тыш хәлләр чыкмаган.

Татарстанга кыз бала кычкырды
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, Казанда 2022 елның 1 гыйнвары төне уртасыннан башлап, 10 гыйнвардагы 8.00 сәгатькә кадәр 446 сабый дөньяга килгән. Шулардан: малайлар – 257, кызлар – 189.
Татарстанда 2022 елда беренче сабый булып, Казанда 1 гыйнварның 00 сәгать 01 минутында кыз бала туган.

Башка боз төшмәде
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә башкала ишегалларындагы чүп туплау мәйданчыкларыннан 178 мең кубометр көнкүреш калдыклары чыгарылган. Иң күп чүп 31 декабрь һәм 2 гыйнвар көннәрендә җыелган. Ишегаллары кардан чистартылган. Казанда гыйнвар ае башыннан 24 миллиметр явым-төшем күзәтелгән, бу – айлык норманың 73 проценты.

Ишегалларын җыештыру белән беррәттән, йортларның түбәләреннән кар төшерү дә оештырылган. Ял көннәрендә йорт түбәләреннән кешеләр өстенә кар яки боз килеп төшү очрагы булмаган.

Өйдәге “буран” куркыныч
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Саматошенков мәгълүмат биргәнчә, Казанда Яңа ел төнендә җәмәгать тәртибен 700 полиция хезмәткәре, Росгвардия хәрбиләре һәм шәхси сак хезмәте хезмәткәрләре саклаган.

Казанда 31 декабрьдә Чыршы мәйданчыкларына 45 меңгә якын кеше килгән. Яңа ел каникулы көннәрендә 300 җинаять очрагы теркәлгән. Көнкүрештәге низаг вакытында 1 кеше үтерелгән. Наркотикларга бәйле 14 җинаять фаш ителгән. Милеккә карата 200 җинаять факты булган, шуларның 40 проценты –мошенниклык һәм кәрәзле телефон аша алдап, акча үзләштерү.

Ковидка каршы санитар таләпләрне үтәмәүнең 1300 очрагы ачыкланган.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading