16+

Үзгәрешләр җиле: Казан “Акчарлак”сыз калды

Казанның берәр җирендә бер-ике ай булмасам, еш кына ах итеп куям.

Үзгәрешләр җиле: Казан “Акчарлак”сыз калды

Казанның берәр җирендә бер-ике ай булмасам, еш кына ах итеп куям.

Танымыйм, үзгәргән була ул. Ә яшьлекләрен Казанда уздырып, хәзер авыл җирлегеннән башкалага килүчеләрне әйтеп тә тормыйм.

Елына бер-ике тапкыр Казанга килгәләгәндә, әти еш кына әйтеп куя: “үзгәргән Казан, үзгәргән”. Студент вакытларыннан инде ярты гасыр узган әти генә түгел, үзгәрешләрне үз күзем белән күргән, укырга килгәндә Казан мондый түгел иде, монда әле бу йортлар юк иде дип кызларыма сөйләгән бу язма авторы өчен дә аның тиз арада башкага әйләнүе гаҗәп инде.

Фотодагы менә бу урында кайчандыр “Акчарлак” рестораны иде. Сөйләүләренә караганда, атаклы ресторан булган ул. Үзгәрешләр җиле аны да үзгәртте. Хәтерлим, бинаны башка юнәлештә үстерергә теләгән иделәр, ялгышмасам, монда Татарстан КВН командасының өе дә булырга тиеш иде. Аннан ул бинаны сүтеп кору турында сөйләнде. Сүттеләр.

Башта 40 катлы һавадагы өй (небоскреб – татарчага шәп тәрҗемә ителә икән бит) төзергә планлаштырдылар. Аннан хуҗалары янә алмашынды. Планнар үзгәрде, биеклек икеләтә кимеде. Ләкин барыбер бөек ул, светофорда машинада басып торганда, Москва Сити каршында торган кебек булдым. Кыйммәтле торак булыр инде бу, шунда ук яшәү урыннары да, шунда ук эш офислары һәм күңел ачу үзәкләре дә була, диләр.

“Акчарлак” ресторанын хәтерләүчеләр аздыр инде хәзер. Яшьләр турында әйтеп тә тормыйм. Хәер, хәтерләүчеләр дә барыбер онытачак аны. Фотоларга карап искә төшерсәк кенә. Күпме андый объектларны, биналарны белә идек тә, күпмесен оныттык инде. Күпмесенең үзгәреш җиле кичерүен күрдек.

Казан бертуктамый үзгәрештә ул. Әле безнең гомердә дә “менә монда бу иде, тегесендә болай иде” дип сөйләрлек очраклар күп булыр әле…

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading