16+

Бала үлеменә китергән ваемсызлык

Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча гаепләнә.  

Бала үлеменә китергән ваемсызлык

Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча гаепләнә.  

 


"Шәһри Казан"  моңарчы әлеге коточкыч хәл турында язган иде. 19 мартта 33 яшьлек ата кеше 9 айлык сабыен ваннада коендырырга була. Ниндидер мизгелдә ул телефоны артыннан  башка бүлмәгә чыгып китә. 


 Тикшерүчеләр фикеренчә, ата кеше телефоннан сөйләшкән вакытта диванга утыра да, йокыга китә. 30 минут үткәннән соң уянып китә, шулчак ванна бүлмәсеннән су агып чыгуын күреп ала. Ваннада берүзе калдырылган бала бу вакыт аралыгында тончыгып үлгән була. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр иттеләр безгә Татарстанның Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә. Хәзер 33 яшьлек ир-атның язмышын суд хәл итәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading