16+

Батып үлгән бала үлеме тикшерелә

Удмуртиядә Казаннан Кече Пурга районында Столярово авылы янындагы буада 12 яшьлек үсмернең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Удмуртиядә Казаннан Кече Пурга районында Столярово авылы янындагы буада 12 яшьлек үсмернең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Казаннан кунакка кайткан 12 яшьлек баланың Удмуртия күлендә батып үлүе турында без хәбәр иткән идек.

Әгерҗе хәбәрләре
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/stolyarovo-buasynda-batyp-lgn-bala-kazannan-bulyp-chykty

"Әгерҗе хәбәрләре" язганча, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 5 июльдә көндез Әгерҗе шәһәрендә яшәүче дүрт олы һәм дүрт кечкенә бала күрше Удмуртиянең Столярово авылы янындагы буага ял итәргә килә. Ял итүчеләр арасында 12 яшьлек малай да була. Сабый Казаннан, җәйгә Әгерҗедә яшәүче әнисенең танышларына кунакка кайткан. Сулык ярында өлкәннәр спиртлы эчемлекләр кулланган, ә балалар ярдан 50 метрга якын арада суда уйнаган. Бераздан өлкәннәрнең берсе 12 яшьлек малайның югалуын ачыклый. Өлкәннәр аны мөстәкыйль рәвештә эзләп таба алмый. 

Малайның мәетен сулыктан берничә сәгатьтән соң коткаручылар гына чыгара. "Җинаять эшен тикшерү кысаларында вакыйга урыны каралды, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлар сораштырылды. Әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү бара", - дип билгеләп үттеләр ведомствода, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".

Фото: https://vk.com/osvod_ur

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading