16+

"Эчә торган сулары бик үк яхшы сыйфатлы булмаган торак пунктлар, хәтта шәһәрләр дә бар"

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы депутатлары каршында хисап тотты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы депутатлары каршында хисап тотты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе Алексей Песошин республика парламенты каршында хисап тотты. Соңыннан депутатлар сорауларына җавап бирде.

 “Сайлаучылардан  су белән тәэмин итүне үзәкләштерүгә кагылышлы күп сораулар килә. Киләчәктә дә ул программа эшләячәкме?”, - дип кызыксынды депутат Фәнил Баһаутдинов.

“Су белән тәэмин итү — безнең иң төп программаларның берсе. Ул гамәлгә ашырыла торган 44 программа исемлегенә кертелгән. Без мөрәҗәгатьләрне контрольдә тотабыз. Узган ел программаның лимиты 650 млн сум булса, быел ул 1 млрд 300 млн сум. Бу программаны алга  таба дәвам итәчәкбез, чөнки әле эчә торган сулары бик үк яхшы сыйфатлы булмаган торак пунктлар, хәтта шәһәрләр дә бар”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Билгеле булганча, Россиядә “Чиста су” илкүләм проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында 2,2 мең объект төзеләчәк яисә яңартылачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading