16+

“Калеб” проекты иҗатчыларга беренче гонорарларын түләгән. Суммасы күпме?

“Калеб” яңа җыен буыны кысаларында тормышка ашырылган проектларда катнашкан кайбер яшь иҗатчыларга Гүзәл Сәгыйтова тәүге гонорарларын алырга ярдәм иткән.

“Калеб” яңа җыен буыны кысаларында тормышка ашырылган проектларда катнашкан кайбер яшь иҗатчыларга Гүзәл Сәгыйтова тәүге гонорарларын алырга ярдәм иткән.

-“Калеб” минем өчен хобби һәм моның өчен мин бер тиен дә акча алганым юк. Узган ел без катнашучыларга бераз гына гонорар түләдек, унар мең сум. Бу символик сумма гына инде. Ул ун меңгә нәрсә алып була? Ашап була, җырчылар күбрәк тә акча эшли. Ә яңа иҗат юлын башлаган шагыйрьләр, композиторлар өчен ун мең ул әйбәт сумма. Хәтта Динә Хәкимова беренче тапкыр җыр өчен, иҗат өчен гонорар алдым, рәхмәт сезгә, Гүзәл апа, дип язган иде, - ди Гүзәл Сәгыйтова.

14 апрель көнне әлеге яшь композиторлар һәм шагыйрьләр иҗат иткән җырларны “Безнең җыр” проектының йомгаклау концертында тыңларга мөмкин булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading