Гомумән алганда, Җиңү көне уңаеннан Казанда 130 лап мәдәни чара һәм акция узачак. Шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучылар җирләнгән каберлекләргә чәчкәләр китерү дә. Башкаланың Җиңү паркында чаралар иртәдән башлап, кичке 19.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Мәңгелек утка чәчәкләр салу көнне беренче яртысында узачак. Гадәттә бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
div>
Ел саен Россия Президенты Владимир Путин Билгесез солдат каберенә, Мәңгелек утка чәчәкләр китерә. Узган ел ил башлыгы чәчәкләрне Бөек Ватан сугышы герой шәһәрләре стелласына да салган иде.
Комментарийлар