Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре республика муниципалитетларына керү өчен тикшерү постлары оештырды.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хезмәткәрләр татарстанлыларның үзизоляцияләү режимын үтәүләрен күзәтә.
Хокук сакчылары гражданнарның республика буенча хәрәкәт итүләренең законлылыгын тикшерә. Ведомствода шулай ук республика территориясендә йөрергә тиеш булмаган гражданнарның автомобильдә булулары катгый тыела, дип кисәтәләр.
Махсус смс-хәбәр ярдәмендә алынган рәхсәт буенча гына каядыр барырга ярый. Тиешле рөхсәт булмаган очракта, ведомство хезмәткәрләре РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.3 маддәсе нигезендә беркетмә төзергә һәм 100 дән 500 сумга кадәр штраф салырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар