16+

Коронавирус йоктыручылар ничек авырый?

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 6536 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 вирусын йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 6536 очрагы теркәлгән.

Бу хакта бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

- Авыручыларның 4,5 процентын - балалар, 48 процентын – 40-64 яшьтәгеләр, 17 процентын өлкәннәр тәшкил итә. Вирус йоктырган кешеләрнең 41 процентында коронавирус ОРВИ, 28,5 процентында үпкә ялкынсынуы формасында һәм 20 процентында бернинди билгеләрсез уза, - дип сөйләде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, узган атнада 35 хезмәт коллективында вирус йоктыручылар ачыкланган. “Барлыгы 78 хезмәткәр авыручылар белән элемтәдә булган. Бүгенге көндә 850ләп кеше табиблар күзәтүе астында”, - диде ул. Любовь Авдонина хәбәр итүенчә, мәктәпләрдә әлегә вирус йоктырган укытучылар ачыкланмаган.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хастаханәләрдәге вәзгыть турында сөйләде. “Госпиталь ролен башкарган Республика клиника хастаханәсенең травмотология үзәге үз профиле буенча эшли башлады. Бүген 16нчы хастаханәдә коронавирустан дәваланган соңгы пациентлар чыгачак. Дезинфекция эшләре башкарылганнан соң, хастаханә гадәттәгечә эшли башлаячак”, - диде Владимир Жаворонков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading