16+

ПЦР-тестларның яраклылык срогы кыскартылды

Коронавируска тикшеренү нәтиҗәләре 48 сәгать кенә гамәлдә булачак.

Коронавируска тикшеренү нәтиҗәләре 48 сәгать кенә гамәлдә булачак.

ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакытын шактый кыскарттылар. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

- Элек аларның гамәлдә булу вакыты 72 сәгать иде. Бүгенгә сынау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде һәм вакытында лабораториядә тикшерелгәннән соң 48 сәгать тәшкил итә. Моннан тыш, нәтиҗәнең әзерлек вакыты шулай ук үзгәрде һәм материалны лабораториягә китерү өчен 24 сәгать һәм тикшерү өчен 24 сәгать тәшкил итә. Гомумән алганда, тикшерүгә 48 сәгать бирелә һәм моңа өстәп 48 сәгать нәтиҗә чыгарыла, - дип аңлатты ул.

Авдонина бу хакта чит илгә чыгучыларга истә тотарга кирәк, дип ассызыклады. Яңа штамм омикрон теркәлгән Африка илләреннән кайтучылар өчен 14 көн обсервация бирелгән.

- Африкадан кайткан затлар мәҗбүри рәвештә коронавируска каршы тикшерү узарга һәм 14 көнгә изоляцияләнергә һәм 10 көннән соң кабат тикшерү үтәргә тиеш. Бу Россия баш санитария табибының 4 декабрьдәге яңа карары.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading