Кайбер чикләүләр сакланачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, якынлашып килүче бәйрәмнәр- 23 февраль һәм 8 Март булуына карамастан, элеккечә үк корпоративларны эш урыннарында үткәрмәскә киңәш итә. Бу хакта матбугат конференциясендә ведомствоның матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева хәбәр итте.
"Санитар табиблар тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр саклана - эш урыннарында корпоративлар үткәрмәскә, - дип ачыклык кертте Җамалиева. - Татарстан территориясендә корпоративлар үткәрү мөмкин. Бу җәмәгать туклануы предприятиесендә булырга мөмкин, ягъни элеккеге таләпләр - өстәлләр арасында 1,5 метр дистанция булуы таләп ителә һәм залның тулыланышы 70% тан артмаска тиеш. Бәйрәм чарасында 1 кеше 4 квадрат метр исәбеннән 100 дән артык булмаган бер компания генә булырга мөмкин. Ә официантлар маска-перчаткалы режимны сакларга тиеш".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар