16+

Сак булыгыз! Мошенниклар яңа төр алдау чарасын уйлап тапкан

Берничә зур банк клиентлары мошенниклыкның яңа төренә зарлана башлаган, дип яза “Коммерсант”.

Берничә зур банк клиентлары мошенниклыкның яңа төренә зарлана башлаган, дип яза “Коммерсант”.

Кырыгалдарлар кредит оешмасы номерыннан шалтыратып, отышлы шартларда керемнәр ясарга мөмкинлек хакында хәбәр итә. Шуннан соң “менеджер” клиентка әлеге продукт турында тулырак мәгълүмат “язылган” сылтама җибәрә. Сылтама аша керүче үзенең банктагы шәхси кабинетына охшаш биткә эләгә һәм логин, парольләрен яза. Шул рәвешле шәхси мәгълүматлар мошенниклар кулына эләгә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, 2020 елда Россия халкы 150 млрд сумга алданган. Шуларның 66 млрд сумын псевдобанк хезмәткәрләренә күчергәннәр. Икенче һәм өченче урында фиктив медицина хезмәтләре һәм ялган интернет-кибетләр тора икән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading