16+

Түләү терминалын урлаучылар тотылган

Казанда полиция урлауда шикләнеп 28 һәм 21 яшьлек егетләрне тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Казанда полиция урлауда шикләнеп 28 һәм 21 яшьлек егетләрне тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

2 апрельдән 3 апрельгә каршы төндә Богатырская урамындагы сәүдә ноктасында билгесез кешеләр азык-төлек кибете тамбурыннан түләүләрне кабул итү терминалын алып чыгып киткән. Ул вакытта аппаратта 17 мең сумнан артык акча булган, урлау турында мөрәҗәгать итүче терминалның үзен исә 11 мең сумга бәяләгән.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре моңа катнашы булган затларны ачыклаган. Алар 28 һәм 21 яшьлек Казан егетләре булып чыккан.  Яшьләр үз гаепләрен шунда ук таныганнар. Урланган терминалны исә бурлар җинаять урыныннан йөз метр ераклыкта калдырып киткәннәр, акча кабул итүче махсус тартманы үзләре белән алган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә карата чикләү чарасы сайланылган.

Урлау яисә башка төр җинаять кылучыларны күрәсез икән, бу хакта полициягә "02" телефоны буенча яки "112" бердәм ашыгыч каналына хәбәр итегез. Җинаятьләрне булдырмый калуның иң яхшы ысулы -уяулык һәм гражданнарның актив тормыш позициясе.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading