16+

ЮХИДИ хезмәткәрләре бер ирнең гомерен саклап калган (+видео)

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсендә хезмәт куючы өлкән лейтенант Динар Ганиев һәм лейтенант Руслан Харисов Яр Чаллыга керү юлындагы күпер читендә басып торучы ир-атны күреп алалар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек ир күпердән сикерергә теләгән. Автоинспекторлар җәяүле янына киләләр һәм аның белән сөйләшә башлыйлар. Озак үгетләүләрдән соң, полиция хезмәткәрләре ир-атны әлеге уеннан кире кайтырга үгетли алганнар.
Соңрак, автоинспекторлар әлеге ирне алга таба квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кулына тапшырганнар.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading