16+

Рузанна Хәбибуллина: “Юлда барганда елап та алдым, күңелем тулды”

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актерлары Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Яшьләрне котлыйбыз! Аларның шатлыкларын уртаклашып, Рузанна Хәбибуллина белән хәбәргә чыктык.

Рузанна Хәбибуллина: “Юлда барганда елап та алдым, күңелем тулды”

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актерлары Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Яшьләрне котлыйбыз! Аларның шатлыкларын уртаклашып, Рузанна Хәбибуллина белән хәбәргә чыктык.

– Рузанна, котлыйм. Бәхетле сабый булсын! Гомумән, бу йөклелек ничек үтте? Кыенрак идеме?
– Әллә ни кыен булмады, барысы да яхшы үтте, Аллаһка шөкер. 

– Бала тудыру йортына ирең илткән икән. Балалар белән җыенып чыгу кыен булмадымы? Юлда барганда борчылгансың, елап та алдың бугай?
– Балалар тудыру йортына Илназ илтте. Балалар белән җыенып киттек. Без андый әйбергә ияләштек инде. Һәрвакыт бергә. Гомумән, балалар авырлык китерми. Рәхәтләнеп җыенып чыгып киттек, саубуллаштык. Әйе, юлда барганда елап та алдым, күңелем тулды. Бала алып кайту – зур бер могҗиза бит ул.

– Күпбалалы гаилә булдыгыз инде хәзер. Хисләр үзгәрдеме?
– Әле хисләрне аңлап бетереп булмый. Мин сабый белән – хастаханәдә әле, Илназ – ике бала белән өйдә.

– Кем туасын алдан белергә теләмәдегез бугай. Ни өчен? 
– Үзебез өчен сюрприз ясарга булдык. Улыбыз Сабир, кызыбыз Чулпан бар, шуңа күрә өченче баланың җенесен алдан белмәдек. Сер булып калсын әле. Кыз өчен дә, малай өчен дә исемнәрне сайладык. Берничә вариант бар иде. Уйлый-уйлый кыз өчен дә, малай өчен дә исемнәр сайлып куйдык. Әлегә кем туганы сер булсын әле. 

– Сабир абый булуын аңлыйдыр инде, ә Чулпан? Алар шатмы? 
– Балалар бик шат. Сабир барысын да аңлый, зур егет инде. Ә Чулпан әле кечкенә, ул да сөенәдер дип ышанып калабыз.

– Илназ нинди хисләрдә? “Партнерские роды” булмадымы? 
– Юк, “партнерские роды” булмады. Хатын-кыз – бала таба. Ул вакытта ир-ат – бала карый. Монысы шаярту гына инде. Һәркем үзе ничек тели шулай эшли. Илназ бик шат. Шалтыраткан саен: “Мин сине яратам, рәхмәт сиңа”, – дип әйтә. Аның да күңеле тула. Гомумән, без бала җанлы кешеләр. Өченче балабыз туу – гаиләбез өчен зур вакыйга. 

–  Бу юлы ничә атнадан эшкә чыгасың инде? Безнең әңгәмәдә: “Мин, гомумән, ике бала белән дә бала табу буенча ялда утырмадым. Сабирга – 1 ай, ә Чулпанга – 14 көн иде эшкә чыкканда”, – дип әйткән идең.
– Әлегә әйтә алмыйм. Болай барысы да яхшы, эшне бик сагындым. 

Бәхетле, сау-сәламәт бала булып үссен. Яшьләрне котлыйбыз!

Рузанна Хәбибуллина белән әңгәмә: Рузанна Хәбибуллина: “Балаларыбыз сәхнә артында үсә”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading