Телефон
Күп психологлар беренче сыйныф укучысына телефон кирәк түгел дип саный. Бала турында сыйныф җитәкчесеннән сорашырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укучысын үзен генә барыбер урамга чыгармыйлар. Шулай да мәктәптә чакта балагызның тавышын ишетәсегез килә икән смарт сәгатьләр алырга була. Алар артык кыйммәт тә тормый. Ул сәгатьләр белән әти-әни үз телефоныннан идарә итә ала. Баланың кайда икәнен дә күзәтеп торырга була.
Нәтиҗә
Безнең исәпләүләр буенча баланы мәктәпкә әзерләү якынча 13-15 мең сумга төште. Кибетләрдә чиратлар зур, кеше күп дип әйтеп булмый. Әлегә әти-әни аптырашта. 1 сентябрь мәсьәләсе буенча ачыклык кермәсме дип көтә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, укуларның нинди режимда узачагы, тантаналы линейка ничек үтәчәге әлегә билгесез. Барысы да эпидимиологик хәлдән чыгып билгеләнәчәк. Әгәр дә коронавирус чигенсә, балалар сәламәтлеге өчен куркыныч янамас,а укучылар мәктәп парталары артына утырачак. Әгәр инде авыруның икенче дулкыны башланса, укуны дистанцион рәвештә дәвам итәргә дә мөмкиннәр, дип аңлаттылар. Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау, сәламәт булсын.
Ялгышу рөхсәт ителә
Люция Закирҗанова, психолог:
– Беренче сыйныфка баручы баланы бер ай алдан әзерли башларга кирәк. Табиб белән киңәшләшеп витаминнар ярдәмендә организмын ныгытыгыз. Аның тиздән укучы булуын әйтеп, хуплау да мөһим. Көн тәртибен алдан планлаштыру да зур роль уйный. 80 процент очракта эмоциональ, физик киеренкелек нәкъ менә көнне дөрес бүлмәүдән килеп чыга. Баланы укытучыларга, гомумән мәктәпкә хөрмәт белән карарга өйрәтегез. Ул укыячак мәктәптәге кагыйдәләр белән таныштырыгыз. Сыйныф эшләрендә актив катнашыгыз. Беренче сыйныф укучысына ялгышу рөхсәт ителә. Шуңа да кайбер хаталарына күз йомсагыз да була. Кайсы өлкәдә аның уңышлырак килеп чыга, шул өлкәгә басым ясагыз. Баланы беренче сыйныфка озатканда ягымлы сүзләрне кызганмагыз, аңа хәерле юл теләгез.
Баланы мәктәпкә әзерләү ничә сум тора?
Мәктәп формасы – 2500 сумнан башлап
Ак блузка, малайларга күлмәк – 400 сумнан башлап
Букча – уртача 2000-3000 сум
Аяк киеме – 600 -1500 сум.
Спорт формасы – уртача 1000 сум
Кызларга ак бант – 100 сум, колготкалар – 100-200 сум.
Малайларга галстук – 300-500 сум
Канцелярия товарлары – 1000-1500 сум
Чәчәк бәйләме – 300-1000 сум
Сез мәктәпкә әзерләнә башладыгызмы әле?
Ләйсән Мозаффарова, газета укучыбыз:
– Быел коронавирус сәбәпле кызыбыз Азалия мәктәпкә әзерлек курсларын да ахырга кадәр үтеп бетә алмады. Аның белән өйдә шөгыльләнергә туры килде. Кабат дистанцион уку булса, мәктәпкә кием-салым алырга да шикләндерә. Кечерәеп калуы бар. Август аенда җыена башларбыз инде. Мәктәпкә әзерләнүчеләргә “Путин акчалары” да ярап куяр, мөгаен. Әлегә ял итәбез, яңа уку елына көч туплыйбыз.Лилия Гайнуллина, веб-редактор:
– Мәктәпкә әзерләнә башладык инде. Кызым Камиллага дүрт блузка гына алдым. Инде кайберләре кечерәеп тә бара бугай. Беренче сыйныфка бару бик дулкынландыргыч мизгел, шуңа да бала күңелендә барысы да матур хатирә булып истә калсын иде дип тырышам. Мәктәп формалары безнең мәктәп өчен аерым урында сатыла. Әлегә бәяләрен генә белештем. Тиздән сатып та алырбыз. Кайбер кибетләр укулар дистанцион форматка күчкән очракта, киемнәрне, аяк киемнәрен алыштырырга әзер дип ишеттем. Балаларын дистанцион укыткан әти-әниләр тагын мәктәп формасы урынына пижама кияргә туры килмәсен иде дип борчыла. 1 сентябрьне сөенеп каршы алырга язсын иде.
Фото:http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар