16+

Климакстан качып булмый, аны кабул итәргә кирәк

Гүзәл затларыбызны юкка гына чәчәккә тиңләмибездер. Ләкин чәчәк тә бер сула. Хатын-кыз да шулай. Яшьлек дәртеннән сүрелә. Менә шул мәлне табиблар телендә менопауза, ягъни климакс халәте дип атыйлар. 

Климакстан качып булмый, аны кабул итәргә кирәк

Гүзәл затларыбызны юкка гына чәчәккә тиңләмибездер. Ләкин чәчәк тә бер сула. Хатын-кыз да шулай. Яшьлек дәртеннән сүрелә. Менә шул мәлне табиблар телендә менопауза, ягъни климакс халәте дип атыйлар. 

Казан федераль университетының хатын-кызлар консультациясе мөдире 37 еллык хезмәт стажына ия акушер-гинеколог Зәйтүнә Ганиева белән хатын-кызлар яшьлегенә балта кизәнгән климакс халәте турында сөйләштек. 

– Зәйтүнә ханым, климакс нәрсә ул? Илле яшенә җитеп килгән ханымнар телендә еш ишетәбез ул сүзне. 
– Куркыныч чир түгел ул, хатын-кызның бары тик физиологик халәте. Тормышның билгеле бер чорында хатын-кыз организмында үзгәрешләр күзәтелә башлый. Бу үзгәрешләр дә табигый, борчылырга кирәкми. Чөнки яше бара, олыгая, шуның нәтиҗәсендә күкәйлекләрендә хатын-кыз гормоны – эстроген җитештерелүдән әкренләп туктый. Әлеге сәбәп аркасында аның күреме килү дә бетә. Хатын-кыз ипләп кенә менопауза чорына аяк баса. Менопауза ике төргә бүленә: табигый, ясалма. Соңгысы гадәттә операцияләр ясагач күзәтелә. Яшь категориясе буенча да менопаузаны әле тагын дүрт төрлегә бүлеп карыйлар. Исемнәре табиблар өчен генә, гади кеше колагына ишетү әллә ни бирмәс, ә менә яшенә килгәндә ул 40 яшьтән алып 55 яшь арасында тирбәлә. Климаксны һәр хатын-кыз үзенчә кичерә. Кайбер хатын-кызлар күремнәре килүдән туктагач үзләрен яхшы хис итәләр. Ә менә кайбер хатын-кызлар берничә ел дәвамында климаксның махсус билгеләреннән интегә. Климакс чорында организмда вегетатив үзгәрешләр, анысы да шул ук гадәти кан йөгерү күзәтелә. Кан тамырлары киңәю сәбәпле кан йөреше тизләшә, хатын-кызның тәне бер эсселәнә, бер суына. Битенә кадәр кызыллык йөгерә.  

– Тагын нинди билгеләр борчырга мөмкин соң?
– Йокысызлык. Иң еш күзәтелгән сәбәпләренең берсе шул. Аннан хәтер начарлана. Кәефсез чаклар ешрак ярсытырга керешә. Кан басымы уйный башлый. Ул исә үзе икенче чирнең башлануына китерә, анысы чынлап та куркыныч – атеросклероз.  Инсульт белән инфаркның барлыкка килүенә дә атеросклероз сәбәпче.  

– Бер генә дә физик үзгәреш күзәтелмимени?
– Кабатлап әйтәм, климакс чир түгел, шулай да организмны үзгәртүдә шактый көч куя. Хатын-кызның җиңсәсе корый төшә, бүлендек килү әзәя. Шунлыктан уңайсызлык ягъни дискомфорт тоя башлый. Җенси якынлык вакытында бу халәт тагын да кискенләшә төшә. Эстроген кытлыгы берничә ел дәвам итә. Аны икенче төрле постменопауза дип тә атыйлар. 

– Организмга нәрсәнеңдер гел җитешмәве дә куркыныч хәл бит. 
– Әлбәттә. Эстроген кытлыгы аркасында сөякләрдә кальций күләми кими. Остеопорозның килеп чыгу сәбәбе дә шушы бит, сак булырга кирәк. Бу гормоннар җитмәгәнлектән организмда ир-ат гормоннары өстенлек ала да, симертә башлый. Симерү галәмәте дә сәеррерәк, ир-атларныкы кебек корсак үсә. Хатын-кызның гәүдәсе ерактан ир-атныкына охшап кала. Хатын-кызларның бит гадәттә ботына, биленә май куна. Климакс чорына кергәнлекне раслый торган тагын бер хәл бар – менструаль цикл үзгәрә. 3-4 көнгә кыскара. Соңрак аның ешлыгы да бозыла. Ахырдан ул бөтенләй көттереп кенә – 2-3 айга бер генә килә. Менопауза вакытында кан китү очраклары да булгалый. Бу хәл ешрак кабатланса гемоглобин төшә, организмда гомуми кан күләме дә кимергә мөмкин. Әгәр дә хәлләр авырлашса кичекмәстән табибка тикшеренү мөһим. Дәвалану ысуллары һәр кешегә аерым билгеләнә. 

– Димәк, климакс чорында да гүзәл затларыбыз гадәти итеп яши ала?
– Әлбәттә. Климакс тормышыбызның бер өлеше бит ул. Аннан качып булмый, кабул итәргә кирәк. Табиб ярдәме белән хәлеңне җиңеләйтергә мөмкин. Кыенлыклары булса да бу организмның нормаль халәте. Климакс чорында балага узу куркынычы янамый. Климакс килеп җитте дип кенә, хатын-кыз картаймый, бернинди саклану препаратлары кабул итмичә, җенси тормыш белән яшәргә була. Әгәр дә аналык җиңсәсенең корылыгы уңайсызлый икән, даруханәләрдә сатыла торган төрле гельләр кулланырга мөмкин.
 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading