16+

Фирдүс Тямаевка ике сәгать дәвамында операция ясаганнар

Фирдүс Тямаев Уфа шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә аягына операция ясаткан.

Фирдүс Тямаевка ике сәгать дәвамында операция ясаганнар

Фирдүс Тямаев Уфа шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә аягына операция ясаткан.

Хәле яхшы. Ике таяк ярдәмендә, әмма үз хәлендә басып тора. Операция 2,5 сәгать дәвам иткән. 

- Уфага килеп, аягыма операция ясатырмын дип, гомердә дә уйламаган идем,- дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

Җырчы операциягә керүен әнисеннән яшергән, хәтта хәләле Резедәгә дә соңгы мәлдә генә әйткән. Фирдүс, әнисе ишеткәч, уңайсызланып калуын да хәбәр итә. 

- Әни, ачуланма инде. Киләм дисең, бар да яхшы бит, килеп йөрмә ,- ди. 

Үзенең иҗат төркеменә исә ул, кичәге   концерттан соң хәбәр итә. Аптырап, шок хәлендә калган коллективы адресына да Фирдүс җылы сүзләр юллый.

- Бертуган энем килде, мин яраткан шоколадлар алып килгән. Концерт директорым Альбинага да рәхмәтләрем чиксез. Кичә төнлә кара буранда минем белән килде, операция төгәлләнгәнче ишек артында булды. Әле дә янымда. Концертларны күчерәбез. Ә тернәкләнгәч, шушы "Терминатор" аяк елән, "бомба" концертлар куячакбыз, - ди җырчы. 

Гәрчә, үз хәле үзенә җиткән мәле - хастаханәдә ятканда да, үзе җибәргән гуманитар ярдәмнең хәрби егетләребез кулына барып җитүенә куануы белән дә уртаклаша. 

- Иң мәһиме, исән-сау әйләнеп кайтыгыз,- ди ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading