16+

Рәсим Низамов туй итә

Ике ай элек кенә мәшһүр җырчыбыз зур югалтулар да кичергән иде.

Рәсим Низамов туй итә

Ике ай элек кенә мәшһүр җырчыбыз зур югалтулар да кичергән иде.

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов гаиләсендә бер кылны кырыкка ярырдай булып мәш киләләр – туйга әзерләнәләр! Олы уллары Рүзәлне өйләндерәләр. 

– Рәсим, быел ял итәргә кайларга барырга җыенасыз дип белешмәкче идем, әле җилкәгездә зур эш тора икән – балаларны башлы-күзле итәсе... Киленегез кайсы яклардан соң? Кем исемле?
– Рүзәл улыбыз шактый акыл утыртып өйләнә – 29 яше тулып китте. Без әнисе белән бигрәк яшьли – 20 яшендә үк гаилә корган идек. Булачак киленебез Сәрия исемле, һөнәре белән хисапчы, бик тырыш кыз. Рүзәлнең дә, Сәриянең дә үз фатирлары бар, кайда яшиселәрен үзләре хәл итәрләр, анысына кысылмыйбыз. Рүзәл безгә Сәрияне ел ярым элек алып кайтып күрсәтте, матур гына очрашып йөрделәр. Энҗе белән без тормышны сыңар кашыктан башлаган кешеләр буларак, аларга карыйбыз да, ихластан сөенәбез –икесе дә аякка баскан, матди яктан тотрыклылык булдырып кына, аңлы рәвештә гаилә коралар, бәхетле яшәсеннәр! Булачак кода-кодагыйлар Минзәләнекеләр. Яшермим, бизнесменнар. Никах туйларын алар үткәрә, көнен июль ахырына билгеләдек. Август ахырында исә без – егет ягы, кодалар кунакчыллыгына җавап итеп, кызыл туй үткәрәбез. Әлегә ял турында уйларга да вакыт юк, кунаклар исемлеген барлыйбыз, ресторан сайлыйбыз, дигәндәй...

– Икенче улыгызның хәлләре ничегрәк?
– Равил улыбыз беренче курсны тәмамлап ялга кайтты. Ульяновск шәһәрендә авиация институтында очучы булырга укый ул. Үз теләге! Дөрес, аның очучы булырга теләвен әнисе белән без башта авырданрак кабул итсәк тә, килештек. Үзебез дә авылдан чыккан кешеләр, никадәр хыяллар белән үстек, ләкин ике куллап ябышырга кирәк чакта күбесен кулдан ычкындырдык. Ульяновск шәһәре Казаннан әллә ни ерак түгел, Равил үзе укыган чорда бик кайтып йөрми, анда дисциплина көчле, үзләре теләгән вакытта урамга да чыга алмыйлар. Күпчелек янына без барабыз.

– Күкләрне иңләп карадымы инде?
– Равил мәктәптә укыганда ук ике ел планеризм белән шөгыльләнде. Ул шулай ук аерым спорт төре санала – моторсыз очу аппаратларында очалар. Укырга кергәнче үк күкләргә гашыйк булган иде, хыялын тормышка ашыруына ул да сөенә, әнисе белән без дә инде хуплыйбыз гына.  

– Авылда әти-әниегез ни хәлләрдә яшәп яталар?
– Кызганыч, быел әтине җирләдек... 78 яшен тутырып, әтием Мөхәммәт быел апрель аенда бакыйлыкка күченде, урыны оҗмахларда булсын. Алар әни белән кышларын Теләчедәге фатирыбызга килеп яшиләр иде. Әти тик кенә тора белмәде, 2,5 ел элек абынып егылган җирдән бот төбеннән аягын сындырды. Урынга калгач, аны каравы әнигә дә җиңел булмады. Без гел кайткалап йөрдек үзе, әле бит өлкән яшьтәгеләрне тиз генә күндереп тә булмый, минекеләрнең дә безнең янга күченәселәре килмәде. Әти әкрен генә аягына да басты, ләкин картлык чире көчәйде. Мин гел яннарында булдым. Бик авырайгач, “Ашыгыч ярдәм” чакырттым. Монда азапланып кына ята, уколларын вакытында үзебез салабыз, аңа табиблар күзәтүе астында булырга кирәк дип, әтине алып киттеләр. Табиблар кулында өзелде. Туган авылга алып кайтып җирләдек. Әни хәзер үзе генә яши, күпме генә чакырсак та Казанга килми, юк, өемдә рәхәт, ди. Әлегә менә шулай, йөрәк әни өчен борчыла, күңел туйны уйлап сөенә дигәндәй. Аллаһы имин генә яшәргә язсын.

– Яшьләрне без дә котлыйбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading