- 2019 елның 25 октябрендә Сагир юл һәлакәтенә эләкте. Ике айга якын комада булды. Комадан чыккач, ярты ел сөйләшмәде. Сөйләшү түгел, аваз да чыгара алмады. Март аенда гына "а" дия башлады. Хәзер дә сөйләме сакау, "р" хәрефен әйтми. Табиблар кызганмаска, таләпчән булырга куша. Мин шулай эшләргә тырышам да. Без яңадан яшәргә өйрәнәбез. Кайвакыт кычкырып елыйсым килә, әмма күздән яшь акмый. Әйтерсең, бөтен яшьләрем түгелеп беткән. Шулай да тамакта төер тора. Элек гел елый идем. Үзе янында еларга ярамагач, коридорга чыгып елый идем. Аны мондый хәлдә күрү бик авыр иде миңа. Бу хәлләр аркасында депрессиягә бирелдем, чәчем агарды. Хәзер шуны уйлыйм: һәр башкара торган җырым язмышыма охшаш икән бит. Чынлап та, бу тормыш бер каралы, бер аклы. “Язмышларым мине көчле итә, ялгышларым мине яшәтә” сүзләре кергән “Мин яшим” җырын Сагир аеруча яратты.
- Гаиләгезгә күз тигән дип уйламыйсыңмы?
- Бәлки күз тигәндер. Яшермим, бер күрәзәчегә бардым. Бу хәлнең ни өчен безнең белән булганын беләсем килде. Чарасызлыктан күрәзәчегә барырга мәҗбүр булдым. Кызганыч, ул минем сорауларыма җавап таба алмады.
- “Авыру ир нигә кирәк сиңа?” диючеләр бармы?
- Билгеле, бар андыйлар. Ләкин мин аны ташлап китә алмыйм. Беренчедән, ярату хисе әле дә бар. Уртак балабыз үсеп килә. Икенчедән, кызгану хисе бар. Өченчедән, мин аны ташласам, үзем дә яши алмаячакмын. Дүртенчедән, ул да миннән башка яши алмаячак. Мин аны аягына бастыру өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен.
- Сагир каршы як полосасына чыгып, фурага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә фурага ут капкан. Суд чыгарган карар буенча, Сагир зыян күрүчегә 2 миллион сум тирәсе акча түләргә тиеш. Без ул акчаны түләүдән баш тартмыйбыз. Әмма бүгенге көндә аны түләргә мөмкинлегебез юк. Алай гына да түгел, операциягә кайдан акча табарга икән дип баш ватам. Сагирның әти-әнисе пенсиядә. Үзем дә очып очка ялгап яшим. Сатыр әйберем дә юк. Без әле дә улым белән арендага алынган фатирда яшибез. Сагир Чаллыда әниләрендә яши. Аны карарга бертуган абыйсы ярдәм итә.
- Улың әтисен сагынамы?
- Бик нык. Соңгы арада бигрәк тә сагына. Беркөнне әтисен төштә күргән. Имеш, гаиләбез белән машинада барабыз. Рульдә - Сагир, ләкин машинаның педальләре юк икән. Бу - инвалидлар өчен машина. Бала андый машиналар барлыгын белми дә. Мин бу төшне хәерлегә юрадым. Миндә сизү-тою хисе көчле. Бу кадәр тырышуым юкка түгелдер дип ышанам. Сагир максималь рәвештә тернәкләнер дип өметләнәм.
Рината вы большая молодец,желаю скорейшего выздоровления вашего мужа,а вам больших успехов в работе.Слежу за вами,потому что вы лежали в одной алате с моим братишкой,в Мкдц,слышала о вас только хорошие слова.Дай бог крепкого здоровья и успехов в лечении мужа
Комментарийлар
7
0
Рината вы большая молодец,желаю скорейшего выздоровления вашего мужа,а вам больших успехов в работе.Слежу за вами,потому что вы лежали в одной алате с моим братишкой,в Мкдц,слышала о вас только хорошие слова.Дай бог крепкого здоровья и успехов в лечении мужа
0
0